Саба кешесе Европа татарлары өчен җыр язган
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). «Бельгия татарлары» оешмасы Брюсселльнең Artem арт-студиясе белән бергә музыкаль видеоклип төшергән. «Бәхет ачкычы» җырының сүзләрен һәм көен Сабада яшәүче Альберт Галимуллин язган. Җырны Ришат Фазлыйәхмәтов башкарган. Бу хакта «Бельгия татарлары» хәрәкәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...