Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2020

Новости за 14.01.2020

Глава Нурлатского района Алмаз Ахметшин поздравил ветерана с юбилеем

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В преддверии празднования 75-летия Великой Отечественной войны житель города Нурлат, участник войны, труженик тыла Минзакир Закиевич Минсафин тоже отмечает юбилей – ему сегодня исполнилось 95 лет.

Диния нәзарәте: Пробиркада үстерелгән ат итенең хәләллеге әлегә сорау астында

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Казан галимнәре пробиркада үстерергә ниятләгән ат итенең ни дәрәҗәдә хәләл булуын әлегә бәяләве кыен. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

«Ак Барс» хоккейчылары буллит бәрүләрдә «Амур» командасыннан өстен чыкты һәм җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Хабаровск шәһәрендә «Амур» командасын буллит бәрү сериясендә 2:3 исәбе белән җиңде.

Читать дальше...

Татарстан Югары мәхкәмәсе Равил Мөхәммәтҗанов шикаятен Вахитов мәхкәмәсенә кире кайтарды

Azatliq.org 

Татарстан Югары мәхкәмәсе ТИҮ активисты Равил Мөхәммәтҗановның Казанның Вахитов мәхкәмәсе карарына апелляцион шикаятен процессуаль сәбәптән карамыйча, эшне кире Вахитов мәхкәмәсенә җибәрде.

Дәүләт Думасында Хезмәттә дан-шөһрәт казанган шәһәрләр турындагы законны хупладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты Россия Федерациясенең «Хезмәттә дан-шөһрәт казанган шәһәр» мактаулы дәрәҗәсе турындагы закон проектын хуплады һәм беренче укылышта кабул итәргә киңәш итте. Әлеге мактаулы дәрәҗәгә Татарстан башкаласы да дәгъва кыла ала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Ольга Павлова хәбәр итте.

Читать дальше...

Азнакай районы башлыгы аерылышырга теләүчеләрне үзе кабул итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Азнакай районы башлыгы аерылырга теләп ЗАГС идарәсенә гариза язып килгән гаиләләрне үзе кабул итә. Бу хакта «Гаилә» мәчете уздырган бәйгеләргә багышланган матбугат конференциясендә әйтелде.

Читать дальше...

Эпидсезон башыннан Татарстанда гриппның 92 очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган елның сентябреннән, ягъни, эпидемиологик сезон башланганнан бирле, Татарстанда гриппның 92 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Читать дальше...



Татарстанның Арча районындагы коточкыч авариядә өч кешенең гомере өзелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Арча районындагы коточкыч авариядә өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге юл һәлакәтен күргән кешеләр хәбәр итте.

Читать дальше...

Кытайдагы вирус белән бәйле рәвештә, Казан аэропортында санитар контроль арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кытай провинциясендә коронавирус белән бәйле үпкә ялкынсынуның (пневмония) 59 очрагы теркәлгән. Моның нәтиҗәсендә, Казан аэропортында, чит илләрдән пассажирлар килү зонасында санитар контроль көчәйтелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Читать дальше...

Филиппиндагы уянган вулкан янында булган Казан туристлары куркыныч урыннан китә алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Айсылу Хәсәнова). Филиппиндагы уянган Тааль вулканы янында булган Казан туристлары — блогер Рената Смирнова гаиләсе белән куркыныч урыннан китә алган. Бу хакта ул «Татар-информ»га хәбәр итте.

Читать дальше...

Им покорились две столицы

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Ученики Нурлатской детской школы искусств стали лауреатами международных конкурсов.

Казанда «Лада» автомобиле «зебра»да хатын-кызны бәрдергән, зыян күрүче - хастаханәдә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «Лада» автомобиле «зебра»да хатын-кызны бәрдергән, зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Татарстан – әйләнә-тирә мохитне саклауга инвестицияләр кертү буенча лидер төбәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округында әйләнә-тирә мохитне саклау өчен төп капиталга кертелгән инвестицияләр буенча беренче урынны алды. Бүген ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков 2019 ел нәтиҗәләренә багышланган ведомство коллегиясендә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кешенең ничә яшендә васыятьнамә язарга тиешлеген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина) Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кешенең ничә яшендә васыятьнамә язрга тиешлеге турында әйтте. Бу хакта мәчеттә оештырыла торган бәйгеләргә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

Читать дальше...

Нью-Йоркта узачак "Үзгәреш җиле" концертында катнашачак җырчылар исемлеге билгеле

Azatliq.org 

Нью-Йоркта Carnegie Hall залының интернет сәхифәсендә күренгәнчә партердагы бер мең урынның якынча 100-150 урыны гына буш. Калганнары - алынган яки сатуда юк дип күренә. Концерт залы вәкиле сүзләренчә, күп очракта оештыручылар билетларның бер өлешен үз юллары белән таратыр өчен сатуга чыгармый.

Колобков, БДБ илләре Уеннарына әзерлек буенча киңәшмәдә катнашу өчен, Казанга килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Казан» халыкара аэропортында РФ спорт министры Павел Колобковны каршы алды. Колобков Казанда берничә чарада, шул исәптән БДБ илләре Уеннарына (ул Казанда беренче тапкыр 2020 елның августында узачак) әзерлек буенча киңәшмәдә катнашыр дип көтелә. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Туфан Имаметдинов ТЮЗның баш режиссеры вазифасыннан китүен игълан итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). ТЮЗның баш режиссеры Туфан Имаметдинов үз теләге белән әлеге вазифасыннан китә, алга таба театрда куючы режиссер гына булып кала. Бу хакта ул бүген труппаның бу елдагы беренче җыелышында артистларга үзе әйтте.

Читать дальше...

ОСАГО полисларын яңа бланкларда рәсмиләштерәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 елдан ОСАГО полисларын рәсмиләштерү өчен иминиятләштерүчеләр яңа серияләрдәге бланклар («ННН» һәм «РРР») куллана башлаячак. Бу хакта Россия автоиминиятчеләр берлеге сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда һәм Алабугада ОРВИ эпидемия чигеннән артып киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда кискен респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) белән авыру Казанда һәм Алабугада эпидемия чигеннән югары. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *