Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2020

Новости за 14.01.2020

Казанда Идел буе агросәнәгать форумы узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда 12 - 14 февральдә Идел буе агросәнәгать форумы һәм махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Анда Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов Аноприенко белән урман янгыннары куркынычын киметү хакында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Сергей Аноприенко белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Казан автобусында егылган өлкән яшьтәге хатын-кыз җитди имгәнүләр алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). 76 яшьлек хатын-кыз, Казан автобусында егылып, җитди зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Казан аэропортында Тукай иҗатына багышланган рәсем күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). 12 гыйнварда «Казан» аэропортында аэровокзал комплексын бизәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен визуальләштерү буенча балалар һәм яшьләр арасында үткәрелгән иҗади эшләр бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Конкурсантларның иң яхшы эшләрен махсус оештырылган күргәзмәдә һәм аэропортның беренче терминалы мониторларында күрергә мөмкин. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Быел россиялеләрнең реаль хезмәт хакы 2,3 процентка артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел россиялеләрнең реаль хезмәт хакы — 2,3, ә халыкның реаль акчалата керемнәре 1,5 процентка артачак. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин «Российская газета»га биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Ике такси бәрелешү нәтиҗәсендә Казанның Совет районында зур «бөке» барлыкка килгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ике такси бәрелешү нәтиҗәсендә Казанның Совет районында зур «бөке» барлыкка килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Читать дальше...

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Зәйнәп Максудова китапханәсе» хезмәте тәкъдим ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 23 гыйнварда Габдулла Тукай әдәби музеенда тарихчы галим Әлфрид Бостановның «Зәйнәп Максудова китапханәсе» хезмәтен тәкъдим итү кичәсе үткәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га музей директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

Читать дальше...

Буа театры Толымбай халкына багышланган “Тормыш” җыры драмасын куя

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Буа театры татар әдәбияты тарихына кергән якташы турындагы драманы сәхнәләштерә – театрда Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” пьесасы буенча репетицияләр башланган. Бу хакта театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев хәбәр итә.

Читать дальше...

Түбән Камада рәсми рәвештә Игелекле күршелек елы башлану турында игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада рәсми рәвештә Игелекле күршелек елы башлану турында игълан ителде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов өч министрлыкның коллегия утырышында катнашачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың өч министрлыгы коллегияләре утырышларында катнашачак. Шулай ук Казанда БДБ илләренең беренче уеннарын үткәрүгә әзерлек буенча фикер алышачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда парк һәм урамнарда яңа ел бизәкләрен кайчан алачаклар? - «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). Яңа ел бәйрәмнәрендә башкала кунаклары күпме өчпочмак ашаган һәм ничә чынаяк чәй эчкән? “Эшлекле дүшәмбе”дә Казанда оештырылган бәйрәм чараларына бәйле кызыклы саннар китерделәр.

Читать дальше...

«Әкият» курчак театрында беренче курчак театр лабораториясе эшли башлаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). 26 гыйнварда «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Әкият-LAB» беренче курчак театр лабораториясе эшли башлаячак. Ул 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Австралиядә яшәүче яшь әниләр паркка җыелып, балаларына татарча әкиятләр укый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Австралиядә яшәүче яшь әниләр паркка җыелып, балаларына татарча әкиятләр укый. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Читать дальше...

Түбән Камада «Безнең ишегалды» проекты буенча фикер алышулар башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камада «Безнең ишегалды» проекты кысаларында җәмәгатьчелек арасында фикер алышу башланачак. Һәр күпкатлы йортта яшәүчеләр өч тапкыр очрашып, бердәм карарга киләчәк, шуннан соң гына ишегалларында ремонт эшенә керешәчәкләр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *