Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2020

Новости за 02.02.2020

Лениногорск районы полицейскийлары элек хөкүм ителүчедән мәк саламы экстракты алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль , «Татар-информ»). Лениногорск буенча Россия эчке эшләр министрлыгының участок полиция хезмәткәрләре элегрәк хөкем ителгән 55 яшьлек Лениногорск кешесенең яшәү урынында 2,4 грамм мәк саламы экстракты табып алганнар. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрылыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Бөтен җирдән матурлык эзлим» - «Ватаным Татарстан» газетасы

Tatar-inform.tatar 

( 2 февраль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Зөһрә Садыкова).

«Бөтен җирдән матурлык эзлим» һәм «һәр туган көнгә сөенеп яшим». Буа районының Яңа Чәчкап авылында гомер итүче газетабызның даими авторы, дусты Хөрия Җиһаншина сүзләре бу.

— Мин җиде балалы гаиләдә үстем. Әти күп итеп мал-туар асрады. Без балачактан ук яздан алып көзгә кадәр энемнәр белән бергә сарык, сыер көтүе көтә торган идек. Шуңа күрә гаиләбездә табигатькә, урман-кырларга башка, үзгә мәхәббәт формалашкан. Хәзер дә җәен иртүк торып... Читать дальше...

«Татар-информ» «Туым Җондозы» керәшен мәдәнияте фестивален онлайн күрсәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 2 февральдә, 15:00 сәгатьтә «Московский» мәдәният үзәгендә «Туым Җондозы — 2020» XI Бөтенроссия керәшен этник сәнгате яшьләр фестиваль-конкурсының гала-концерты узачак.

Читать дальше...

Кытайдан читтә коронавирустан беренче үлем очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль , «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Филиппиндагы бүлеге вәкиле билгеләп үткәнчә, Кытайдан читтә коронавирустан беренче үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта «Известия» яза.

Читать дальше...

Түбән Новгородта «Россия лидерлары 2020» конкурсы финалистлары исемнәре аталачак

Tatar-inform.tatar 

(Түбән Новгород, 2 февраль, «Татар-информ»). Бүген Идел буе федераль округы башкаласында Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә торган идарәчеләр ачык конкурсы финалистлары исемнәре игълан ителәчәк. Конкурста Татарстаннан 42 вәкил катнаша.

Читать дальше...

Стивен Кинг Фейсбук челтәрен тәнкыйтьләде һәм андагы үз сәхифәсен бетерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль , «Татар-информ»). Америка язучысы Стивен Кинг Фейсбукны социаль челтәрдә «сәяси рекламада ялган мәгълүматны» күп бирүдә гаепли. Ул шулай ук бу ресурста үз аккаунтын бетерергә карар кабул иткән. Бу хакта язучы Twitter сәхифәсендә язган.

Читать дальше...

Әлмәттә балалар уйнаган комлыкта Бөек Ватан сугышы ветераны орденын тапканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Әлмәт танкчылары берлеге вәкилләре югалган бүләкне - Колшәрип авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Газизов орденын, гаиләсенә кайтардылар. Ветеран инде вафат булган, шуңа күрә бүләкне улы Азат Газизовка тапшырдылар. Бу хакта Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Чирмешәндә табиблар һәм укытучылар өчен йортлар төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 2 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районы үзәгендә һәм авылларда «Авыл табибы» («Земский доктор») һәм «Авыл укытучысы» («Земский учитель») программалары буенча аренда йортлары төзергә җыеналар. Бу программа авыл җиренә кайтып эшләүче белгечләрне тораклы итү максатында гамәлгә ашырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Бөгелмә укучысы әдәбият буенча республика олимпиадасында җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 2 февраль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). 27-29 гыйнвар көннәрендә Татарстанда әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Бөгелмә районының 2нче лицее укучысы Кирилл Вечкитов җиңүче булды. Бу хакта район газетасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына сылтама белнә хәбәр итә.

Читать дальше...

Балтач районында әче туфракны известьлау чыгымнарын компенсацияләү каралган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Балтач районында әче туфракны известьлауга чыгымнарның 90 процентын бюджеттан компенсацияләү турында игълан иттеләр. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Азнакай хастаханәсе җитәкчеләре табиб һөнәрен сайлаган яшьләр белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 2 февраль, «Татар-информ», «Маяк», Лиза Нурлыева). Азнакайда район һәм сәламәтлек өлкәсе җитәкчеләре табиб һөнәрен сайлаган югары сыйныф укучылары, бу теләкләре чынга ашып медицина вузларында укыган егет-кызлар белән очрашулар үткәрүе матур гадәткә керде. Быел ул аеруча тантаналы шартларда район хакимиятендә узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Зәй урманчылары һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). «Зәй урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Түбән Кама һәм Әлмәт муниципаль районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендә актив рәвештә һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бара. Бу турыда Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә

Читать дальше...

Чаллы спортчысы чаңгы ярышлары буенча чемпионатта икенче урынны алды

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 2 февраль, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). «Титан» спорт мәктәбе спортчысы Сергей Ардашев чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионатында икенче урынны алды. Бу турыда «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *