Саба районында Явлаштау мәчетенең 95 еллыгын билгеләп үттеләр
(Саба, 28 февраль, «Татар-информ», «Саба таңнары», Илмира Галимуллина). Саба районының борынгы мәчетәренең берсе — Явлаштау мәчетенә 95 ел тулды. Ул манарасы киселми калган бердәнбер иман йорты, республиканың «Мәдәни мираслар» исемлегенә кертелгән тарихи ядкарь булып исәпләнә. Мәчет юбилеен авыл халкы Явлаштау мәдәният йортында зурлап билгеләп үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Читать дальше...