Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2020

Новости за 12.03.2020

Республика Хөкүмәте коронавирус аркасында сәяхәтләрдән тыелып торырга киңәш итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республика Хөкүмәте коронавирус (Covid-19) аркасында чит илләргә сәяхәтләрдән тыелып торырга киңәш итте. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары — Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында әйтте.

Читать дальше...

Татарстанлылар ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү идеяләрен рәсми сайтта тәкъдим итә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). 100tatarstan.ru сайтында элемтә төймәсе барлыкка килде - татарстанлылар бирегә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү буенча үз идеяләрен җибәрә ала.

Читать дальше...

Татарстанда елдан-ел социаль яктан имин булмаган гаиләләр саны кими

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда елдан-ел социаль яктан имин булмаган гаиләләр саны кими. 2019 елда аларның саны, 2018 елга караганда, 500 гә кимегән. Бу хакта алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина әйтте.

Читать дальше...

Мөфтияттә дини җырларны торгызу хакында сөйләштеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Бүген, Рәҗәб аеның 17нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин танылган алып баручы Марсель Әхмәдуллин һәм дини җырлар башкаручылар — Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзев һәм Вәли Фазлыйәхмәтов белән дини җырларны торгызу хакында сөйләште. Бу турыда ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Музыка белгече Гөлназ Җиһангирова: Музыка белемендә “попса” терминын кулланабыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татар җыр сәнгатенә багышланган фәнни-гамәли конференциясендә музыка белгечләре “попса” термины белән дә эш итәчәк. Бу хакта Төркиядә яшәүче татар музыка белгече Гөлназ Җиһангирова әйтте.

Читать дальше...

Полиция хезмәткәрләре автобус тәрәзәләренә аткан кешене тоткарлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Полицейскийлар Казанда автобус тәрәзәләренә аткан кешене тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Миләүшә Тәминдарова халыктан яраттыру серләрен попсадан өйрәнергә кирәк дип саный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). ТР Дәүләт камера хоры сәнгать җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова югары музыка вәкилләре халыктан үзләрен яраттыру серләрен попсадан өйрәнергә кирәк дип саный. Бу хакта ул “Ваһапов фестивале һәм җыр сәнгате” исемле фәнни-гамәли конференция алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә әйтте.

Читать дальше...



Рөстәм Миңнеханов туган телләрне саклау буенча яңа комиссия булдыру тәкъдимен хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевнең Дәүләт Советы каршында туган телләрне саклау буенча яңа комиссия булдыру тәкъдимен хуплады. Бу хакта бүген алтынчы чакырылыш парламентның сигезенче утырышында фикер алыштылар.

Читать дальше...

«Татар-информ»да Казан шәһәр филармониясе эшчәнлеге турында сөйләшәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 мартта, 10:00 сәгатьтә, «Татар-информ»да Казан шәһәре филармониясенең яңа статустагы эшчәнлеге үзенчәлекләренә багышланган матбугат конференциясе булачак.

Читать дальше...

Удачина: Ир белән хатын аерылышкач, баланың кайда яшәү мәсьәләсе елдан-ел кискенләшә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ир белән хатын аерылышкач, балаларның кем белән яшәвенә бәйле мәсьәләләр елдан-ел кискенләшә. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина узган елгы эшчәнлегенә хисап чыгышында шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Россия мәктәпләре ашханәләрендә хәләл ризыклар урын алырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Түбән сыйныф укучылары өчен мәҗбүри бушлай кайнар аш турындагы яңа закон кысаларында меню төзегән вакытта төбәктә күпчелекне тәшкил иткән халыкның дини карашлары исәпкә алынырга мөмкин. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Татар җыр сәнгате фәнни конференциясендә әлегә альтернатив музыка турында чыгышлар юк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татар җыр сәнгатенә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциядә альтернатив музыка турында чыгышлар булмаячак. Бу хактагы сорауга оештыручыларның берсе булган Ваһапов фонды җитәкчелеге ачыклык кертте.

Читать дальше...

Гүзәл Удачина: Мәктәпләрдә унынчы сыйныфлар җитәрлек булуын кайгыртырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда мәктәпләрдә унынчы сыйныфлар җитәрлек булуын кайгыртырга кирәк. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина узган елгы эшчәнлегенә хисап чыгышында шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Татарстанда зур спорт һәм мәдәни чараларны күчерү буенча план төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте коронавирус инфекциясе аркасында зур спорт һәм мәдәни чараларны күчерү буенча план төзергә карар кылды. Бүген ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Ежедневный оперативный прогноз на 13 марта 2020г

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Неблагоприятные метеорологические явления: днем и вечером 13 марта на территории Республики Татарстан ожидается сильный юго-западный ветер порывами 18-23 м/с . Ночью 14 марта в республике сохранится сильный ветер местами порывами 15-20 м/с.

Татар җыр сәнгате турында беренче тапкыр халыкара фәнни конференция үткәрелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Тарихта беренче тапкыр татар җыр сәнгатенә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Бу хакта оештыручыларның берсе булган Ваһапов фонды җитәкчелеге сөйләде.

Читать дальше...

Коронавирус куркынычы сәбәпле, Мәскәү мәчетләрендә намаз вакыты кыскартылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Коронавирус таралу сәбәпле, Мәскәү мәчетләрендә намазлар 10-15 минут кына укылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә РФ Диния Нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов хәбәр итте.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Төзәтмәләр кертелгәч, Россия Конституциясенең абруе артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Төзәтмәләр кертелгәч, Россия Конституциясе абруе артачак. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Кура җиләге пирогы

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Кичке табынга тәмле десерт әзерләргә тәкъдим итәбез

ТР Дәүләт Советы депутатлары РФ Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары алтынчы чакырылыш республика парламентының сигезенче утырышында «Ачык хакимият эшчәнлеге һәм аны оештыруның аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү хакында» РФ Конституциясенә төзәтмәләр турындагы закон проектын хуплады. Депутатларның 79,5 проценты законны хуплау турындагы карарны яклап тавыш бирде.

Читать дальше...

Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең унбиш томлыгының өчтән бере яңа материаллардан тора

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, доцент Марсель Ибраһимов Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең унбиш томлык тупланмасындагы бер томның өчтән бере яңа материаллардан гыйбарәт булуын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *