Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2020

Новости за 14.03.2020

Фәрит Хәнифов: Төзелештәге бәхетсезлек очракларының 80 проценты – биеклектән егылу

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Төзелеш мәйданчыкларындагы бәхетсезлек очракларының 80 процентка якыны – биеклектән егылып төшү, дип белдерде ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Ирек Миңнәхмәтов белән хушлашу мәрасиме «Ак Барс Арена» стадионына күчерелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Танылган эшкуар Ирек Миңнәхмәтов белән хушлашу мәрасимен, катнашучыларның күп булачагын күздә тотып, Казанның Мәрҗани мәчетеннән «Ак Барс Арена» стадионына күчерделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Татспиртпром» компаниясеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Татарстан - төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Россиядә алтынчы урында

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март,«Татар-информ»). Татарстан - төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Россия төбәкләре арасында алтынчы урында. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте Росстат мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Яшел Үзәндә «Тел ачкычлары» төбәкара конкурсы үтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, "Татар-информ"). 12 март көнне 10нчы номерлы “Йолдызлык” Прогимназиясе нигезендә зур күләмле чара — «Тел ачкычлары» төбәкара конкурсы үткәрелде. Бәйге бишенче тапкыр Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан мәктәпкәчә яшьтәге балаларны берләштерде. Быел конкурсның эчтәлеге Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

ТР Президенты Аппараты Ирек Миңнәхмәтовның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Аппараты«Татспиртпром»ның элеккеге җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтовның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

Читать дальше...



Миңнеханов: Массакүләм чараларны чикләү гражданнар мәнфәгатьләрен күздә тотып кертелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март,«Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында игълан ителгән махсус санитар-эпидемиология режимының барлык таләпләрен катгый рәвештә үтәргә дигән бурыч куйды. ТР Президенты республика Хөкүмәте йортында узган шимбә киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

«Татспиртпром» Ирек Миңнәхмәтовның кинәт вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). «Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте коллективы һәм җитәкчелеге компанияне биш ел – 2015 елның 15 гыйнварыннан 2020 елның 15 гыйнварына кадәр җитәкләгән Ирек Миңнәхмәтовның кинәт вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Ирек Миңнәхмәтов белән хушлашу мәрасиме Казанның Мәрҗани мәчетендә узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). «Татспиртпром»ның элеккеге җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов белән хушлашу мәрасиме якшәмбе көнне Казанның Мәрҗани мәчетендә узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Хөкүмәтендәге чыганак хәбәр итте.

Читать дальше...

«Тел – Аллаһ биргән зур нигъмәт» - "Шәһри Казан"

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дилбәр Гарифуллина).

— Әгәр дә бу телдә сөйләшмәсәләр, аны кирәксенмәсәләр, тел онытыла бара. Әти-­әниләре — татарча, ә балалары һәм оныклары русча гына сөйләшә торган гаиләләр күп. Кайберләрендә оныклары — татарча бөтенләй белми дә. Балалар бакчасында, мәктәптә русча сөйләшергә гадәтләнгәннәр. Мәктәпкә барып, нинди телдә сөйләшкәннәрен контрольдә тотып булмый. Тыеп та булмый, анда рус балалары да укый бит, үзара аралашырга кирәк. Димәк, өйдә татарча сөйләшергә кала. Читать дальше...

Татарстанда елга уртасында бозда аерылып калган ике балыкчыны коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март,«Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда елга уртасында бозда аерылып калган ике балыкчыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га вакыйга булган урыннан агентлыкның үз корреспонденты хәбәр итте.

Читать дальше...

Түбән Новгородта татар хатын-кызлары җыенына һәм “Нижгарбикә” бәйгесенә әзерләнәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Агымдагы елның 10 апрелендә Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Кочко-Пожар мәдәният йортында IV өлкә татар хатын-кызлары җыены һәм «Нижгарбикә» конкурсы булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Питрәч районы белән Брест шәһәре хакимият вәкилләре хезмәттәшлек итү турында килеште

Tatar-inform.tatar 

(Питрәч, 14 март, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Екатерина Зайцева). Питрәч районы делегациясе рәсми визит белән Брест шәһәрендә булды. Хакимият вәкилләре мәдәният һәм икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килеште. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында татар ашлары турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 14 март,"Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Үзәк китапханәнең татар һәм туган як әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре «Татарстанның милли ризыклары» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Ульяновскида Ислам мәдәният үзәге ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Ульяновскида Ислам мәдәният үзәге ачылды. Иллегә якын дин кардәшебез өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте карамагында эшләячәк әлеге үзәктә җыелып беренче тапкыр җомга намазын укыдылар. Бу турыда «Өмет» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Актанышның бер авылында яшәүче бабай талчыбыктан каз оясы үрүе белән танылган

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 14 март, «Татар-информ», «Актаныш», Филиза Сәлахова). Каз, үрдәк, тавык оясын талдан үрү һөнәре сакланып калган авыллар бар. Актанышның Уразай авылында яшәүче 80 яшьлек Роберт Локманов бу кәсебен балачактан үзләштергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Пермь крае татар милли-мәдәни мохтарияте 30 еллык юбилеен билгеләп узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). 12 мартта Пермь шәһәрендә Пермь крае татар милли-мәдәни мохтариятенең 30 еллык юбилеена багышланган чара узды. Котлау сүзләре белән Губернатор аппараты җитәкчесе һәм Пермь крае эчке эшләр сәясәте департаменты башлыгы чыгыш ясады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Түбән Камада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру семинарына җыелдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Түбән Камада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинары узды. Анда биш йөзгә якын кеше катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *