Зәйдә яшәүчеләрне санитар режим таләпләрен үтәргә тавыш көчәйткеч аша өндиләр
(Зәй, 30 март, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Энҗе Әгъләмова). Зәй районы хакимияте кешеләрне үз-үзен изоляцияләргә өндәү максатында өстәмә чаралар күрә. Бу көннәрдә шәһәр урамнары буйлап полиция патруле машинасында яшьләр эшләре идарәсе вәкилләре махсус рупор ярдәмендә аңлату эшләре алып бардылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Читать дальше...