Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Май
2020

Новости за 27.05.2020

В Нурлате есть факты краж с банковских карт и получения онлайн-кредитов  

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Прокурор Татарстана Илдус Нафиков подчеркнул, что в республике наблюдается всплеск мошенничеств с банковскими картами. В 2020 году зарегистрировано две тысячи таких мошенничеств и краж. Это на 60 процентов больше, чем в предыдущем году.

В Нурлате продолжается масочно-перчаточный режим

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Послабление режима ограничений в республике будет возможно только после того, как показатель распространения коронавирусной инфекции достигнет отметки 0,8. Об этом заявила руководитель управления Роспотребнадзора по РТ Марина Патяшина. На сегодняшний день она составляет 0,9.

«Ак Барс» командасыннан ике хоккейчы китте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» командасы һөҗүмчеләр Степан Санников һәм Владимир Галузин белән контрактларны өзде. Бу хакта хоккей клубының рәсми сайтында хәбәр ителә. «Клуб хоккейчыларга уен өчен рәхмәт белдерә һәм аларга алдагы карьераларында уңышлар тели», — дип саубуллашты клуб матбугат хезмәте уенчылар белән. Ике һөҗүмче дә командага узган сезон барышында килде. Санников «Ак Барс»та 17 матч уздырды һәм очколар җыймады, Галузин 13 уенда катнашты һәм ике алка кертте.

Чувашстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы ТАССРның 100 еллыгы белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Чувашстанда яхшы күрше туган-тумачадан кыйммәтрәк, диләр. Бу әйтемнең дөреслеген Чувашстан һәм Татарстан халкының күп гасырлык күрше булып торуы дәлилли. Бу хакта Чувашстан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Олег Николаев, татарстанлыларны Республика юбилее белән котлаганда әйтте. «Безнең чикләр генә түгел, тарихи һәм мәдәни мирасыбыз да уртак. Чувашстан белән Татарстан дус һәм тату яшәвенә мин бик шат. Безнең төбәкләр арасында чын-чынлап дустанә мөнәсәбәтләр урнашты... Читать дальше...

В Нурлате состоится прием граждан

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

2 июня  2020 года в 10.00 состоится приём граждан депутата Государственного Совета РТ Рыбаковой Л.Н. в дистанционном режиме.



Апрель аенда Чаллы Җәмигъ мәчете төзелешенә 3 млн сум акча җыелган

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 27 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Апрель аенда хәйриячеләр Чаллы Җәмигъ мәчете төзелеше фондына 3 млн сумнан артык акча керттеләр. Барлыгы 3,2 млн сум акча кергән. Аларның 2,2 млн сумы исәп-хисап счетына күчерелгән, ә 950 меңе шәһәрдә урнаштырылган хәйрия тартмаларына салынган.

Янгын хәбәр итү сигналы ярдәмендә Татарстанда күп балалы гаилә һәлакәттән котылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Татарстанда күп балалы гаилә янгын чыгу сигналы җиткергән прибор ярдәмендә һәлакәттән котылып калган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген иртәнге сәгать өчтә республиканың Питрәч районы Колкомерка авылында Амбар урамында күп балалы гаилә – әти-әниләре һәм дүрт бала, аларнаң берсе - инвалид, яшәгән йорт янган. Төтен чыга башлагач, көчле сигнал өйдәгеләрне уяткан. Шулай алар һәлакәттән котылып кала алган. Читать дальше...

Бүген Татарстанда «ТАТАРСТАР» дип аталган яңа онлайн-шоу башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Бүген, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы көнендә, 19.00 сәгатьтә Татарстанда талантлы башкаручылар өчен «ТАТАРСТАР» конкурсы старт ала. Анда өйдән чыкмый гына катнашырга мөмкин. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Атна дәвамында бөтен республикадан талантлы башкаручылар үзләренең видеоларын демо-язмалар белән җибәрде. Беренче сайлап алу турында җибәрелгән ике йөздән артык эш арасыннан жюри иң яхшыларын бәяли, катнашучыларның кайсылары ярымфиналга узачагын хәл итә. Алга таба финалда төп приз... Читать дальше...

"Арыслан кебек егетебезне югалттык"

Azatliq.org 

26 май Чукотканың Анадырь шәһәре янында Ми-8 хәрби боралагы төшеп янды. Русия саклану министрлыгы дүрт кешелек экипажның һәлак булуын раслады. Һәлак булучыларның берсе — Сарытау егете Хәмзә Солтанов.

Башкортстанда иң үзенчәлекле бәлеш онлайн-конкурсы игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Башкортстанның Буздәк авылы тарихи-мәдәни үзәге үзенчәлекле бәлешкә онлайн-конкурс игълан итә. Әлеге конкурста барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Конкурста катнашу өчен бәлеш әзерләгән видеоролик төшерергә һәм әлеге почтага   luizam88@mail.ru «конкурс Онлайн» тамгасы белән җибәрергә кирәк. Барлык видеороликлар да 2020 елның 15 июненә кадәр кабул ителә. Конкурста җиңүчеләр диплом белән бүләкләнә. Катнашучыларга сертификатлар бирелә.

Урыс активисты Михаил Щеглов белдерүләре экспертизага җибәрелгән 

Azatliq.org 

Казан шәһәр прокуратурасы татар активисты Наил Нәбиуллинның Казандагы Урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов белдерүләрен тикшерүне сораган мөрәҗәгатенә беренче җавабын җибәргән.

Мөхәммәтшин: Республика җитәкчеләре федераль үзәк белән һәрвакыт компромисс тапты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, республика җитәкчеләре федераль үзәк белән һәрвакыт сәяси компромисс таба белде. Бу хакта парламент башлыгы «Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы турында» Декрет имзалануга 100 ел тулуга багышланган тантаналы утырышта ясаган чыгышында әйтте. «Икътисади сәясәт корылганда төрле фикерлелек, килешмәүчәнлекләр булса да, республика җитәкчеләре федераль үзәк белән һәрвакыт сәяси компромисс эзләде һәм таба белде. Читать дальше...

Диетолог үз-үзеңне изоляцияләү вакытында кешеләрнең симерү сәбәпләрен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында кешеләрнең симерүенең төп сәбәбе — стресс. «Вечерняя Москва» эфирында Россия Табигый фәннәр академиясенең медицина фәннәре докторы Алексей Ковальков шундый фикер белдерде. Аның сүзләренчә, кешенең өйдәгеләр белән бер бүлмәле фатирда булуын кешеләр күп булган «төрмә» белән чагыштырырга мөмкин. «Гадәти тормышта алар өйләренә кич белән кайтырга, тиз генә ашарга һәм йокларга ятарга күнеккән. Даими аралашу ихтыяҗы стресс тудыра, ә стресс — кортизол гормоны. Читать дальше...

Мәгариф министрлыгы башлыгы югары уку йортларына керү тәртибен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Абитуриентлар югары уку йортларына гаризаларны 20 июньнән 17 августка кадәр тапшыра ала. Беренче канал эфирында мәгариф һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков шул турыда әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Шулай итеп, гаризаны бердәм дәүләт имтиханын тапшырганга кадәр язарга мөмкин булачак. БДИны уздыру вакыты COVID-19 пандемиясе аркасында күчерелде. Беренче бердәм дәүләт имтиханы 3 июльдә башлана. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары әдәбият, информатика һәм географияне тапшырачак. Читать дальше...

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенең 54 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Татарстан табиблары тәүлек эчендә Сovid-19 коронавирусының 54 яңа очрагын ачыклады. Авыручылар саны кичә теркәлгән күрсәткечтән тугыз очракка кимрәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «20 кеше хастаханәгә урнаштырылды, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 34 кеше өйдә дәвалана», – дип хәбәр итте Галимова.  Авыруларның күбесе 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр – алар 21 кеше. 14 кеше - 50дән 60 яшькә кадәр булганнар. Инфекциялеләрнең күбесе ... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советында «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советында «Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы турында» Декрет имзалануга 100 ел тулуга багышланган тантаналы утырышта парламентаризм үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Татарстан Республикасының дәүләтчелеген үстерүгә, социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен, дәүләт бүләге белән республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләнде. Читать дальше...

«Татар азаны» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгына һәм Татарстанда игълан ителгән «Туган тел елы» на багышланган республикакүләм «Татар азаны» бәйгесе нәтиҗәләре билгеле. Оештыручылар әлеге конкурсны ел саен уздыру, шулай ук белгечләр белән бергәләп, азан әйтү өчен, милли мәкамнең 5 вариациясен эшләү һәм аларны Татарстан мәчетләрендә әйтүне тәкъдим итү максатын куйды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча, балалар арасында абсолют җиңүче булып 12 яшьлек Данияр Нигъмәтҗанов танылды. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *