Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Май
2020

Новости за 27.05.2020

Биектау районының Олы Кавал авылында яңа мәдәният йорты ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Биектау, 27 май, «Татар-информ», «Биектау хәбәрләре», Эрнест Абдулаев). Бүгенге көндә Биектау районында берничә авыл клубы төзелеп килә. Берничә ай эчендә Олы Кавал авылының иске мәдәният сарае урынында ук мәһабәт бина — яңа мәдәният йорты калкып чыкты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Бинада эчке ремонт эшләре дә төгәлләнеп килә инде.Тиздән буяу, эчке бизәү эшләренә керешәчәкбез. Кирәкле җиһаз кайтарту өстендә дә эшлибез», — ди Биектау районы Башкарма комитеты рәисе Дамир Шәйдуллин. Олы... Читать дальше...

Гүзәл Удачина балаларга «Ал җилкәннәр» повестеннән өзек укыды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина 25 майда башланган «Балаларга бергәләп укыйбыз» республика акциясенә кушылды. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте. Ул Александр Гринның «Ал җилкәннәр» әсәреннән өзек укыды. Акциягә беренчеләрдән булып Татарстан мәгариф һәм фән министрлы Рәфис Борһанов кушылды. Ул Габдулла Тукайның «Шүрәле» әсәрен татар телендә укыды. Әлеге чарага теләге булган һәркем кушыла ала. Моның өчен 1 минутлык видео яздырып... Читать дальше...

Минтимер Шәймиев: Телнең киләчәге — үзебезнең кулда

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Телнең киләчәге — үзебезнең кулда, ул аның хакына ни дәрәҗәдә тырышуыбыздан, эзлекле рәвештә үз хокукларыбызга ирешә алуыбыздан тора. Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев « Ватаным Татарстан» газетасына ТАССРның 100 еллыгына багышланган интервьюсында шул хакта әйткән. «Туган телне саклау безнең үзебезгә дә нык бәйле. Гаиләдә үзара татарча сөйләшергә безгә беркем дә комачау итә алмый. Туган телебез балага ана сөте белән керергә тиеш, ул аны гаиләдә гел ишетеп-өйрәнеп үсәргә тиеш»... Читать дальше...

Миңнеханов: Югалтулар булса да, Татарстан Бөек Ватан сугышы алдыннан нык төбәк була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Җитди югалтуларга карамастан, Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы алдыннан Советлар Союзының иң нык үсешле, яңа сәнәгать тармакларына һәм үзгәртеп корылган шактый ук бай авыл хуҗалыгына ия булган төбәкләреннән берсе булып тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ватаным Татарстан» газетасына интервьюсында шул хакта әйткән. «Бу сугыш елларында республиканы илнең иң мөһим тыл базаларыннан берсенә әйләндерү мөмкинлеге бирә», — дигән Президент. Ул сугыш алдыннан... Читать дальше...

Бүген Дәүләт Советында ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы утырыш була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Бүген иртәнге сәгать унда Татарстан Дәүләт Советының тантаналы утырышы була. Нәкъ менә шушы көнне 100 ел элек «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» Декрет имзаланган. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте. Бу — яңа тарихи шартларда татар халкы дәүләтчелеген торгызуны башлап җибәргән һәм республика үсешенең башлангыч ноктасын чагылдырган документ. Тантаналы утырышта «Татарстан АССРның йөз еллыгы: тарих һәм заманчалык»... Читать дальше...

Минтимер Шәймиев: Декларациянең бәһасе, чыннан да, югары булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Декларациянең бәһасе, чыннан да, югары булды, без моны яши-яши ныграк аңладык. Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Ватаным Татарстан» газетасына интервьюда шулай дип белдергән. «Декларация кабул ителмәсә, 1991 елда республика Президентын сайлау да, 1992 елда Татарстанның яңа Конституциясен кабул итү дә, 1994 елгы Шартнамә дә булмас иде. 1992 елгы референдум тагын да катлаулырак узган булыр иде…» — дигән Минтимер Шәймиев. Читать дальше...

Әлки районында полиция хезмәткәрләре битлек-перчатка режимының үтәлешен тикшерә

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 27 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы авылларында полиция хезмәткәрләре көн саен битлек-перчатка режимының ничек үтәлүен тикшерә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре Базарлы Матактагы кибетләрдә, даруханәләрдә, почта бүлекчәсендә һәм башка хезмәт күрсәтүче оешмаларда битлек һәм перчатка режимының үтәлешен тикшерү буенча рейдлар оештырды. Тикшерү барышында хокук сакчылары фото-видеофиксация ысулын куллана. Читать дальше...



Татарстан Президенты: 100 еллык тарих – горурлыгыбыз һәм иртәгесе көнгә ышанычыбыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Иҗади үсеш юлындагы 100 еллык тарих — безнең горурлыгыбыз һәм иртәгесе көнгә ышанычыбыз ул. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ватаным Татарстан» газетасына ТАССРның 100 еллыгына багышланган интервьюсында шул хакта әйткән. «Татарстан автономияле республикасы оештырылу турында Декретка кул куюга 100 ел тулу көнендә барчагызны республикабызның 100 еллык юбилее уңаеннан котлап, Татарстаныбызның үсешенә зур өлеш кертүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт белдерәм. Игътибар үзәгендә һәрвакыт, һичшиксез, кешеләр булачак. Читать дальше...

Бөгелмә районы башлыгы төзелеш мәйданнарындагы эш барышын тикшерде

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 27 май, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы»). Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров шәһәрнең төзелеш мәйданнарында эшләрнең барышын тикшерде. Моннан тыш, гражданнарның социаль челтәрләргә кергән мөрәҗәгатьләре буенча да урыннарга чыкты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Чираттагы төзелеш объектларын карауны Линар Закиров «Подстанция» микрорайоныннан башлады. Юлларның торышы бик кискен. Быел ремонт программасына шәһәрнең Димитров һәм Садовая урамнары да эләккән. Бөгелмәдә юлларны ел саен ремонтлыйлар... Читать дальше...

Яшел Үзәндә автоинспекторлар кызны балконнан сикермәскә күндергән

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 27 май, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзәндә автоинспекторлар кызны балконнан сикермәскә күндерә алган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Шәһәр урамнарын патрульләү вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре — полиция капитаны Евгений Зининга һәм өлкән инспектор Юрий Карасевка йортларның берсендә 8нче каттан бер кызның сикереп төшәргә теләве турында хәбәр килә. Полиция хезмәткәрләре кичекмәстән урынга барып җитә. Евгений Зинин сигезенче катка менә һәм кызны уйланылмаган гамәлдән баш тартырга үгетли башлый... Читать дальше...

Әлки районында 444 гаиләгә азык-төлек җыелмалары таратылды

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 27 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында 444 гаиләгә «Ярдәм янәшә!» республика проекты буенча азык-төлек җыелмалары таратылды. Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән әлеге хәрәкәт апрель азагында башланган иде. Аның беренче этабында әлкилеләргә 406 күчтәнәч тартма таратылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Тартмага макарон, ярма, чәй, май, шикәр һәм һәр гаилә өчен кирәкле башка ашамлыклар тутырылган. Үткән атнада районга гуманитар ярдәм төялгән чираттагы фура килде. Читать дальше...

Чүпрәле пенсионерлары компьютер нигезләрен дистанцион өйрәнде

Tatar-inform.tatar 

(Чүпрәле, 27 май, «Татар-информ», «Туган як», Рәшит Фәтхуллов). Россия Пенсия фонды һәм Россия Пенсионерлар берлеге күп еллардан бирле пенсионерлар арасында «Компьютер Land: «Өченче буын» республика конкурсы уздырып килә. Быел Чүпрәле пенсионерлары дистанцион белем бирү технологияләрен кулланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда аның беренче муниципаль этабы 2 марттан 19 мартка кадәр узарга тиеш иде. Әмма Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны... Читать дальше...

Апас район башлыгы игелекле эшмәкәрләрне хөрмәтләде

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 27 май, «Татар-информ», «Апастово-информ», Гүзәл Хилавиева). Бөтендөнья эшмәкәрләр көне уңаеннан Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов игелекле эшләре белән район тормышына өлеш керткән эшмәкәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу турыда район бпасмасы хәбәр итә. «Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезне ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Сәламәтлек, гаиләләрегездә муллык, тынычлык, эшегездә уңышлар телим. Бөтен ил белән авыр чор кичерәбез. Ничек кенә булса да сез югалып калмадыгыз. Эш урыннарын саклап калырга тырышасыз», — диде район башлыгы. Читать дальше...

"ТАССР татарның дәүләтчелеге хәтере нәтиҗәсендә оеша"

Azatliq.org 

1920 елның 27 маенда ТАССР төзү турында декрет имзалана. Яңа чикләр, яңа кануннар белән яңа республика барлыкка килә. Тарихчы, академик Индус Таһиров сүзләренчә, Идел-Урал штатын юк итү исәбенә, кысыр кануннар белән булса да татарлар зәгыйфь дәүләтен төзи.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *