Путин Россиянең мигрантлар белән кызыксынуы турында белдерде
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россия мигрантлар агымы белән кызыксына, чөнки тиздән эшче куллар җитмәскә мөмкин. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин илнең Төп законына төзәтмәләр әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары белән очрашуда белдерде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә. «Россиядә икътисад үсеше белән эшче куллар җитмәве ачык, ә тиздән бу нык сизеләчәк. Бу илдәге икътисади үсешне реаль, объектив чикләүгә әверелә», — диде Дәүләт башлыгы. «Россия мигрантлар агымы белән кызыксына, әмма ул илгә кирәк булганнар белән кызыксына.