Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Июль
2020

Новости за 04.07.2020

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады. «Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне татар халкының иң яраткан һәм матур бәйрәме — Сабан туе уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм! Бу бәйрәм безнең газиз туган ягыбыз, мул һәм юмарт Җир-анабыз, ата-бабаларыбызның бай мирасы белән рухи бәйләнешебез күрсәткече булып тора, аның буыннан-буынга тапшырыла килгән борынгы йолалары җанга якын һәм бик кадерле. Сабан туенда милләтебезнең үзенчәлекле гореф-гадәтләре һәм халкыбызның тырышлык... Читать дальше...

Мамадышның «Кояшкай» балалар бакчасы 1,1 млн сум грант откан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Мамадышта  «Кояшкай» 2нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү конкурсында җиңде һәм 1,1 млн сум күләмендә бүләк алды. Бу хакта «Нократ» газетасы яза. Акча «Учымда кояш» проектын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк, ул үз эченә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән ата-аналарга, шул исәптән 0 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар белән психологик-педагогик, методик, диагностик һәм консультатив ярдәм күрсәтүне үз эченә ала.... Читать дальше...

Алабугада Березовский фестивале һәм Спас ярминкәсе үткәрелмәячәк

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 4 июль, «Татар-информ», « Алабуга нуры»). Санитар-эпидемиологик вазгыять катлаулы булу сәбәпле, Алабуга муниципаль районы хакимияте күмәк чараларны гамәлдән чыгару турында карар кабул итте. Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» халыкара фестивале һәм Бөтенроссия Спас ярминкәсе үткәрелмәячәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, элек районда, бөтен республикадагы кебек үк, Сабантуй, шулай ук авыл җирлекләрендә конкурслар, шул исәптән терлекчеләр конкурсы гамәлдән чыгарылган иде. Читать дальше...

Кама Тамагы районында яшәүчеләр экологларга зур чүплек турында хәбәр иткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Кама Тамагы районында яшәүчеләр Кече Салтык авылы янында чүплек булуы турында экологларга зарланган. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Тикшерү барышында законсыз чүплек факты расланган. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы 1200 кв. метр тәшкил итә. Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» федераль законның 51 маддәсендә күрсәтелгән табигать саклау законнарын бозу булып тора.  Кама Тамагы муниципаль... Читать дальше...

Әлки районы командасы халыкара бизнес-уены призеры булды

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 4 июль, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре»). Әлки районы командасы халыкара бизнес-уены призеры булды. Роза Нуруллина командасы «Яшь фермер» халыкара бизнес-уенының төбәк этабында икенче урынны яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Шулай итеп, «Авыл кызыклары» туристик авыл» командасы «Агросәнәгать комплексы өлкәсендә үз эшчәнлеген башкаручы эшмәкәрләр» номинациясендә икенче урынны алды.  Роза Нуруллина, Ангелина Мошкова һәм Рафис Гатауллин составындагы команда «Агротуризм» проектын яклады. Читать дальше...

Аксубайда «Безнең ишегалды» программасы буенча эш дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 4 июль, «Татар-информ», « Авыл таңнары», Людмила Жаренова). Аксубайда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында эшләр дәвам итә. Төзекләндерүнең беренче этабы керү юллары һәм тротуарлар төзү белән башланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Ишегалларының берсендә чирәм катламын «салдыралар», юл полотносы өчен мәйданчыклар әзерлиләр, икенчесендә вак таш түшәгәннәр инде. Октябрь урамындагы 33нче йорт ишегалдында әзерлек эшләре бара — аннан төзекләндерергә комачаулаган бөтен нәрсәне... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *