Укытучы Гөлназ Максимова беренче татарча балалар фотоальбомы чыгарган
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы Гөлназ Максимова беренче татарча балалар фотоальбомы чыгарган. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. Фотоальбомда, балачак фотоларыннан тыш, үзе, әти-әнисе турында мәгълүмат та бар. «Альбомны чыгару идеясе күптәннән бар иде. Берәр милли әйбер булдырасым килде. Минем максат — безнең татар милләтен заманчарак күрсәтү. Альбом балама кечкенәдән үк милли тәрбия бирәчәк. Ул аннан татарча укырга өйрәнеп... Читать дальше...