Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Июль
2020

Новости за 21.07.2020

Менделеевск кешесе хатынын һәм балаларын үтергән өчен гомерлеккә хөкем ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстан Югары суды Менделеевскида яшәүче 41 яшьлек Айнур Харисовны элеккеге хатынын һәм балаларны рәхимсез рәвештә үтергән өчен гомерлеккә хөкем итте. Ир-ат бөтен калган гомерен махсус режимлы колониядә уздырачак. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, судта дәүләт гаепләвен Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков тәкъдим итте Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Югары судында Айнур Харисов соңгы сүз белән чыгыш ясады, анда үзе өчен үлем җәзасы сорады. Читать дальше...

Казанда Мостай Кәримгә һәйкәл куелачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Казанда башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримгә һәйкәл куелачак. Әлеге бронза һәйкәл Даурская һәм Оренбург тракты киселешендәге скверда куелыр дип планлаштырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Скульптураның композициясе катлаулы, ул Урал таулары читендә утырган Мостай Кәрим фигурасыннан гыйбарәт булачак. Скульпторы — Андрей Ковальчук. Һәйкәл 2020 елның 15 августына кадәр әзер булырга тиеш дип фаразлана.

Россиядә пенсионерларга өстәмә 15 мең сум түләргә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус пандемиясе чорында өлкән буын гражданнарына ярдәм буларак, 15 мең сум күләмендә бервакытлы түләүләр кертергә тәкъдим иттеләр. Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Солтан Хәмзәев Россия премьер-министры Михаил Мишустин исеменә хат юллаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Россиядә яшәүчеләрне риск төркеменә эләккән өлкән кешеләргә һәм пенсионерларга ярдәм итү мәсьәләсе борчый. Пенсионерларның даруларга гына да уртача чыгымнары 4 мең сумга артты. Читать дальше...

Прокуратура Чаллыдагы аттракцион хуҗаларына җинаять эше кузгатуны таләп итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан прокуратурасы Чаллыда «Веселые Горки» аттракционы хуҗаларына карата эш кузгатуны таләп итә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Рамил Әхмәтҗанов сөйләде. Узган шимбәдә, Чаллының Мәдәният һәм ял паркында гадәттән тыш хәл булды. Ул вакытта «Веселые Горки» аттракционында хәрәкәт иткәндә кабинаның бер өлеше өзелде. Әлеге факт буенча прокурор тикшерүе башланды. Соңрак ачыкланганча... Читать дальше...

В РТ выявлено 30 новых случаев заражения коронавирусом. Сейчас в Татарстане 5278 случаев

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В 12-ти татарстанских районах за минувшие сутки отмечено 30 новых случаев COVID-19, из них 3 – завозных случая, 27 имеет контактную природу заболевания. Нурлатских жителей в статистике дня не зафиксировано.



Россиядә торак йортларның яраклылык срогын билгеләргә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Россиядә торак йортларның хезмәт итү срогын билгеләргә кирәк. Кулланучылар берлеге биналарның торышын бәяләү ысулын раслау өчен яңа стандарт булдыру тәкъдиме белән Россия Төзелеш министрлыгына мөрәҗәгать итте. Бу хакта «Российская газета» яза. Яңа ГОСТ экспертиза, проектны раслау, шулай ук йортларны кабул итү этапларында реаль картинаны күрергә ярдәм итәчәк. Шуннан соң мәгълүматны кулланучылар күрә алырга тиеш. Бу хакта документка сылтама белән «Известия» яза. Экспертлар сүзләренчә... Читать дальше...

Казан ишегалларында ике баланы машина бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан ишегалларынада бер көндә ике баланы машина бәрдергән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Беренче юл-транспорт һәлакәте Вербная урамында 1нче йорт янында булган. «Фольксваген» белән идарә итүче 31 яшьлек хатын-кыз иминлек тизлеген сайламаган һәм самокатта йөргән 11 яшьлек малайны бәрдерткән. Һәлакәттә бала җитди имгәнгән. Ашыгыч ярдәм табиблары баланың баш сөяге имгәнүен, баш мие селкенүен һәм борыны җәрәхәтләнүен ачыклаган. Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә 30 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең 30 яңа очрагы теркәлде. 21 июльгә кадәр Covid-19 йоктырган 5278 авыру теркәлгән», — диде ул. Авыруларның күбесе Казан (50 проценты) һәм Чаллы (14,8 проценты) шәһәрләренә туры килә... Читать дальше...

Татарстанская делегация посетила подшефную воинскую часть в городе Севастополь

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Делегация в составе военного комиссара Республики Татарстан генерал-майора Погодина С.Н, Уполномоченной по правам человека Республики Татарстан Сабурской С.Х и военного комиссара Нурлатского района З.К.Абдуллина посетила подшефную воинскую часть в городе Севастополе, где проходят срочную службу 15 юношей Нурлатского муниципального района.

Коронавирус сәбәпле Татарстанда 350 гаилә социаль ипотека бурычын кичектереп түли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Татарстанда 350 гаилә өчен социаль ипотека буенча акча түләү кичектерелгән. Бу хакта Хөкүмәт йортында брифингта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Марат Зарипов хәбәр итте. «Түләүне кичектерүне сорап, 350 ләп гаилә мөрәҗәгать итте. Без аларга гариза буенча мондый мөмкинлекне бирдек», — диде Марат Зарипов. Аның сүзләренчә, түләмичә бурычлары күп итеп җыелып килгәннәр өчен мондый рөхсәт бирелмәгән. Читать дальше...

Казанда җәяүлене бәрдерүнең ике очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда светофорның яшел төсе янганда юл аша чыккан җәяүлене бәрдерүнең ике очрагы теркәлгән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр. Кичә 10.30 сәгать тирәсендә Павлюхин — Шаляпин урамнары чатында «Форд» йөртүчесе светофорның яшел төсенә юл аша чыгучы 36 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Нәтиҗәдә җәяүленең аягы имгәнгән. Көндез, шул ук көнне Айдаров урамында «Нива» белән идарә итүче 60 яшьлек ир-ат шулай ук юл аша чыгып баручы хатын-кызны бәрдергән. Читать дальше...

Соңгы унбиш елда Татарстанның алты меңнән артык сугыш ветеранына торак бирелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Соңгы унбиш елда Татарстанның 6200 ләп Бөек Ватан сугышы ветеранына — сугышта катнашучыларга, сугыш инвалидларына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш аркасында тол калганнарга торак бирелгән. Бу хакта Хөкүмәт йортында брифингта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Марат Зарипов хәбәр итте. «Бөек Җиңүнең 75 еллыгында Дәүләт торак фонды Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасын төгәлләде. Соңгы... Читать дальше...

Галим Россиядә Covid-19 йоктырганын белми калган пациентлар санын бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы йоктыруы беленми калган пациентлар саны 67 кешедән артып китә. Февральдә һәм мартта яңа инфекция йоктырган кешеләр илгә Европа дәүләтләреннән килгән. Бу хакта Сколково фән һәм технологияләр институты профессоры Георгий Базыкин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Читтән авыру йоктырып кайту очраклары күп булу минем өчен көтелмәгән хәл булды. Вирус бер генә вариантта булмаган. Хәтта чикләнгән вариантлар буенча да 67 очракта пациентның авыру йоктыруы беленми калган»... Читать дальше...

Татарстанда бер атна эчендә торакка 200 дән артыграк кредит рәсмиләштерелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бер атна эчендә фатир һәм шәхси йортлар сатып алуга 200 дән артыграк кредит рәсмиләштерелә. Бу хакта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Министрлар Кабинетында республика халкының торак шартларын яхшырту темасына багышланган брифингта әйтте. «Анализ күрсәтә: бездә һәр атна тотрыклы норма бар. Атнасына 220-260 кредит, айга 1 мең дигән сүз», — диде министр. Фәрит Хәнифов әйтүенчә, 2024... Читать дальше...

Татарстанда алты меңнән артык яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда алты меңнән артык яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта әйтте. «Без гел яшьләр белән очрашуларда торак шартларын яхшырту мөмкинлекләре турында сораулар ишетә идек. Партнерларга, Төзелеш министрлыгына, Дәүләт торак фондына мөрәҗәгать иттек. Министрлар Кабинетына яшь гаиләләрне социаль ипотека буенча фатир белән тәэмин итүнең яңа механизмын тәкъдим иттек. Читать дальше...

Польшаның Крушиняны татар авылы дәүләт сагына алыначак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Польша Республикасының көнчыгышында урнашкан Крушиняны татар авылы дәүләт сагына алыначак. Крушиняны — татарлар күпләп яши торган авыл. Подляск воеводалыгында ике татар мөселман мәдәни үзәгенең берсе. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә. «Крушиняны авылында тарихи мәчет һәм мизар урнашкан, ягъни мөселман зираты уникаль урын булып тора», — диде Польша мәдәният һәм милли мирас министры урынбасары Магдалена Гавин. Магдалена Гавин тарихи һәйкәлләрне генә түгел... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *