Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Август
2020

Новости за 11.08.2020

Алабугада 2021-2022 елларда тагын бер яңа сквер барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Алабуганың 4нче микрорайонында Мәрҗани урамында тагын бер яңа сквер төзеләчәк. Җәмгыяви киңлек республика программасы ярдәмендә барлыкка киләчәк. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза. Кичә 10нчы мәктәп территориясендә җәмгыяви киңлекләрне үстерү буенча иҗтимагый фикер алышу узды. Ике сәгать дәвамында бу районда яшәүче кешеләр мәктәптән алып якындагы кибеткә кадәр нинди сквер күрергә теләве турында сөйләште. Алабугада яшәүчеләр ике төркемгә бүленде, аларның һәркайсы үз идеяләрен белдерде. Читать дальше...

Татарстанда тәүлеклек сөт җитештерү 2,6% процентка арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11август, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлеклек сөт җитештерү 2,6% ка арткан. Бер сыердан тәүлеклек савым буенча Әтнә (31,2 кг), Мамадыш (27,6 кг), Кукмара (24,5 кг), Саба (24,3 кг) һәм Балтач (23 кг) районнары лидерлар булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.  «Бүгенге көнгә республика буенча тулаем сөт савымы 3,9 мең тоннадан артык тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 101,7 тоннага күбрәк», — диелә хәбәрдә.  Моннан тыш... Читать дальше...

Казанда тугыз катлы йортта чыккан янгыннан биш кешене коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда тугыз катлы йортта чыккан янгыннан биш кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Кичә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерына Айдаров урамы буенча 20-нче номерлы йортның сигезенче катында янгын чыккан дигән хәбәр килде. Төтен чыга торган подъезддан янгын сүндерүчеләр саклагыч битлек ярдәмендә биш кешене чыгарганнар. 19.10 сәгатьтә янгын бетерелгән. Читать дальше...

Чирмешәннән иң оста машина йөртүче хатын-кыз Чистайда район данын яклаячак

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 11 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Әлмәттә иминият компаниясендә эшләүче Александра Караваева «Автоледи» республика бәйгесенең район этабында беренче урын яулады. Ул Чистайда узачак сайлап алу ярышларында район данын яклаячак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Александра Анатольевна руль артында дүрт ел йөри. Бу бәйгедә беренче тапкыр катнашса да, барлык сынауларны узып, «Автоледи» титулына лаек булды. "Бәйге турында интернетта укыгач, катнашасым килде. Читать дальше...

Чистай районында 18 яшьлек комбайнчы алдыгылар рәтендә бара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). «Хузангай» хуҗалыгы базасының «Чистай» халык предприятиесендә бөртеклеләрне җыюда тәҗрибәле игенчеләр белән бергә яшь егетләр дә эшли. Алар арасында 18 яшьлек Ранил Сираҗетдинов та бар. Бу хакта «Чистопольские известия» яза. Егет авыл хуҗалыгы техникумында укый, ике ел җәйге каникулларда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, ә бу сезонда үзе руль артына утырган. «Минем бабайның әтисе, бабай комбайнчы булып эшләгән, әти берничә ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде, хәзер ул — баш механик. Читать дальше...

Питрәч районы ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте

Tatar-inform.tatar 

Казан, 11 август, «Татар-информ»). Питрәч районына ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы килде. Флагка беркетелгән район гербы ундүртенче булды. Бу хакта «Вперед» газетасы яза. Район башлыгы Илһам Кашапов бу мизгелнең тантаналы булуын билгеләп үтте. «Безнең өчен бу мөһим вакыйга. Бүген ТАССР флагында символик рәвештә үз эзебезне калдырдык», — диде ул. Питрәч районы юбилей флагын Мәдәният йорты бинасында каршылады, анда онлайн-режимда Питрәч районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан концерт булды. Юбилей флагы көн саен «сәяхәт итә»... Читать дальше...

Чирмешән районында яшәүче гаилә башлы суган һәм орлык суганы үстереп сата

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 11 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Кармыш авылында Габдулла һәм Мөслимә Гомәровлар быел бер тонна 200 килограмм башлы суган, 300 килограмм орлык суганы үстергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Суган бакчаның 6 сутыен били, 4 сутыйда — башлы суган, 2 сутыенда орлык суганы үстердек», — ди Габдулла Гомәров. Башлы суганны август ахырына кадәр урнаштырып бетерергә планлаштыралар, аның 400 килограммын алучы бар инде. Быел әле авыррак урнаша. Читать дальше...

Апас районы үсешенә зур өлеш керткән күренекле кешеләр хөрмәтләнде

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 11 август, «Татар-информ», « Апастово-информ»). Апас районы оешуның 90 еллык юбилее уңаеннан хезмәте белән данланган, макталган күренекле кешеләр, якташлар, кунаклар, район үсешенә зур өлеш кертүчеләр үзәк ашханәдә түгәрәк табын артында очрашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Тантана барышында күп кенә истәлекләр, хатирәләр яңарды, хезмәт еллары искә алынды. Чыгыш ясаган һәркем Апас белән горурлануын яшермәде. Район башлыгы Равил Хисаметдинов һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткереп, киләчәктә башкарылачак эшләргә тукталды. Читать дальше...

Абдурешит Джеппаров: "Торгызылачак дәүләтебез турында уйларга тиешбез"

Azatliq.org 

Кырымда кешеләрнең хәбәрсез югалу очраклары тукталмый. Шушы хәлләр һәм Кырымдагы вазгыять турында Кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров белән сөйләштек. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә аның улы да бар.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *