Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Август
2020

Новости за 17.08.2020

«Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын Казанга керә торган юлларның берсендә куячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанга керә торган өч төп юлның берсендә Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелү уңаеннан стела урнаштырачаклар. Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Жанна Белицкая мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде. «РФ федераль законы нигезендә „Хезмәт батырлыгы шәһәре“ исеменә лаек булган калада шәһәр гербы сурәтләнгән һәм Россия Президентының әлеге исемне бирү турындагы... Читать дальше...

Депутатларның каникулларыннан соң ТР Дәүләт Советының беренче утырышы 20 августта уза

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының уникенче утырышы 20 августта узачак. Бүген республика парламенты президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Быел депутатларның каникулларыннан соң ТР Дәүләт Советының беренче утырышын сентябрь аенда түгел, ә августта үткәрергә булганнар. Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин ачыклык керткәнчә, бу җыелган сорауларны, шул исәптән закон проектларын да, ТР Президентын сайлауга кадәр карау теләге белән бәйле. Читать дальше...

Быел 1 сентябрь көнне Казанда мәктәп линейкалары булмаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Быел Казанда коронавирус аркасында мәктәп линейкалары булмаячак. Казан мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде. «Ата-аналарны борчыган төп сорау уку тәртибе турында иде. Без укуны стандарт режимда башлыйбыз. Бердәнбер әйбер – 1 сентябрьдә линейкалар булмаячак», - диде шәһәр башлыгы. Педагоглар һәм ата-аналарның укучыларга «аларның яңа шартларда, башка мәктәпкә әйләнеп кайтуын» аңлатуы мөһим, дип искәртте мэр. Читать дальше...

Миңнеханов дәүләт хезмәткәрләренең эш хакын арттыру турындагы указны имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәткәрләренең эш хакын арттыру турындагы указны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән. «Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең эш хаклары күләмен исәпләү өчен ТР башкарма хакимият органнары территориаль органнарында вазифаларның кече төркемендә „тәэмин итүче белгечләр“ категориясендәге 3нче разрядлы белгечнең вазифаи оклады күләмен 1,3 тапкыр индексацияләргә һәм ул 11 498 сум тәшкил итәчәк»... Читать дальше...

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 28 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ). 17 августка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 28 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Авырган 28 кешенең сигезен хастаханәгә салганнар, 20 кеше өйдә дәвалана.  Яшь төркемнәре буенча түбәндәгеләр: 18 яшькә кадәр — 1 кеше; 18-30 яшь — 5 кеше; 30-50 яшь — 11 кеше; 50-60 яшь — 5 кеше; 60-70 яшь — 5 кеше; 70-80 яшь — 1 кеше.  Казанда Covid-19 диагнозы 23 кеше куелган... Читать дальше...



Казанда чит ил автомобиле күп катлы йорт ишегалдында бер малайны бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Казанда чит ил автомобиле күп катлы йорт ишегалдында бер малайны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр. Авария кичә кичке сигездә Адоратский урамындагы 39нчы йорт ишегалдында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Ниссан Ноут» автомобиленең 38 яшьлек йөртүчесе юлга кинәт йөгереп чыккан малайны таптаткан. Нәтиҗәдә, сигез яшьлек малайның аяк бармагы сынган.

В Республике Татарстан подтверждено 6103 случаев COVID-19, из них 28 новых

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В столице Татарстана выявлено – 23 заболевания COVID-19, также коронавирусную инфекцию зафиксировали в Елабужском -1, Зеленодольском – 3, Менделеевском -1 районах. В Нурлатском районе новых случаев коронавирусной инфекции не отмечено.

«Вектор» коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаны сынауның икенче этабын башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). «Вектор» вирусология һәм биотехнологияләр дәүләт фәнни үзәге коронавируска каршы вакцинаны сынауның икенче этабына – кешеләрдә клиник тикшеренүләр үткәрүгә күчте, дип белдерде журналистларга Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Махсус тәртиптә һәм рәвештә сайлап алынган барлык иреклеләр дә үзләрен яхшы хис итә. Вакцинация ясалган кешеләрдә бернинди өстәмә реакция дә юк. Хәтта прививка ясалган урында тән тиресе дә кызарып тормый. Читать дальше...

Төнлә Казанда «Фольксваген Джетта» автомобиле җәяүлене бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Төнлә Казанда «Фольксваген Джетта» автомобиле җәяүлене бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр. Авария кичә кичке унбердә булган. Чит ил автомобилен идарә итүче 19 яшьлек егет Белинский урамыннан барганда 5нче йорт каршында тиешсез урында юл аркылы чыккан 53 яшьлек ир-атны таптаткан. Алган җәрәхәтләрдән җәяүле шунда ук үлгән.

Победительница летнего фотоконкурса «Панама-мама» забрала свой долгожданный приз

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Трехмесячный абонемент на посещение бассейна в Детской спортивной школе им. Г. Хусаинова выиграла шестилетняя Алия Ивандеева - воспитанница детского сада «Родничок» (воспитатель Никифорова Вера Владимировна).

Михаил Мишустин табибларга өстәмә түләүләр белән бәйле планнар турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Хөкүмәт яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәшүче табибларга карата стимуллаштыру сәясәтен теге яки бу рәвештә дәвам итү тәкъдиме белән чыкты, дип белдерде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Премьер Магаданга сәфәре кысаларында өлкәдәге онкология диспансерында булды һәм хезмәткәрләр белән аралашты. Табиблар аңа ярдәм чаралары өчен рәхмәт белдерде. «Беренче чиратта сезгә, табибларга, пандемия чорында авыруларны коткарган... Читать дальше...

Казанда Татарстан киносы көннәре «Сөмбел» фильмы премьерасыннан башланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгына багышланган Татарстан киносы көннәре Казанда 24-30 август көннәрендә узачак. Атна дәвамында тамашачыларга «Милли конкурс» номинациясендә XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале программасына кергән Татарстан кинематографистларының фильмнарын күрсәтәчәкләр. Бу хакта «Татаркино» матбугат хезмәте хәбәр итә. Мини-фестиваль «Мир» кинотеатрында узачак, гадәттәгечә йолдызлар өчен кызыл келәм юлы, премьералар һәм иҗади очрашулар көтелә. «Татаркино»... Читать дальше...

Зур Казан боҗрасының беренче этабында төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Зур Казан боҗрасының беренче этабында төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнде. Эшләр Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге 800 метрлы участокта «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башкарылды. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. Узган атнада җәяүлеләр кичүендә металл конструкцияләрне коррозиядән саклау буенча эшләр тәмамланды, шулай ук күтәргечләрне җибәрү-көйләү эшләре башкарылды. «Җир өсте кичүе беренче... Читать дальше...

Нурлатцы могут получить сведения по телефону, сообщив кодовое слово

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Получить консультации c персональной информацией из пенсионного дела о размере пенсии, продолжительности стажа, сведения о дате доставки и другие личные данные, касающиеся пенсионного обеспечения, можно не выходя из дома, сообщают в Нурлатском межрайонном управлении Пенсионного фонда.

Бөерләр өчен иң зарарлы продукт аталды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Хәтта сәламәт бөерләрнең дә дошманы — гади тоз, дип сөйләде «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында табиб-нефролог Людмила Артюхина. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Белгеч хәзерге җәмгыятьтә фастфуд һәм ярымфабрикатлар, шулай ук тоз салынган продуктларны артык куллану проблемасына игътибар итә. «Өстәвенә, кешеләрдә тоз кабул итүчәнлек дәрәҗәсе дә югары», — дип ассызыклады Артюхина. Аның сүзләренә караганда, еш кына бөерләргә бәйле проблемалар булганда авыр симптомнар күренми... Читать дальше...

Алабугада «Безнең ишегалды» президент проектын гамәлгә ашыру дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Алабугада быел 34 ишегалдын тәртипкә китерәчәкләр. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза. Хәзерге вакытта 13 йортта асфальтлаштыру эшләре бара, биш ишегалдында урам фонарьлары урнаштыралар, бер ишегалдында кече архитектура формаларын урнаштыру башланды. Хәзерге вакытта 13 йорт ишегалдында асфальтлаштыру эшләре бара, биш ишегалдында урам фонарьлары, ә бер ишегалдында кече архитектура формаларын урнаштыру эшләре башланды. Алабуга районында биш елда «Безнең ишегалды»... Читать дальше...

Россиядә беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына өстәмә ял бирергә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Прогрессив белем бирү институты башлыгы Анна Маркс вице-премьер Татьяна Голиковага беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына 1 сентябрьдә өстәмә түләүле ял алу хокукы бирергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Институт илнең 75 регионыннан 1,6 мең ата-ана арасында сораштыру уздырган, аның нигезендә, катнашучыларның 56 проценты баланы беренче дәрескә озатырга ниятли. Сораштырылучыларның 83 процентына үз хисабына отгул яки отпуск алырга туры киләчәк. 1... Читать дальше...

Түбән Камада төзелеп бетмәгән объектларның язмышы турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Түбән Кама районы Башкарма комитетының Төзелеш һәм архитектура идарәсендә төзелеп бетмәгән объектлар язмышы турында сөйләделәр. Шәһәрдә барлыгы унлап шундый бина бар, һәм барысының да милекчесе бар, шуңа күрә муниципалитетка закон буенча объекны ишәргә ярамый. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә. 33нче мәктәп яянындагы объектны кеше кермәсен өчен ничә тапкыр ябып караганнар, әмма читәнне ваталар. Шаһитлар сүзләренчә, биредә җирле яшүсмерләр җыела. Алар диварларга граффити ясый... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *