Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Август
2020

Новости за 27.08.2020

Кабан күле буенда балыкчылар Рөстәм Миңнехановка күпме балык тотулары белән мактанды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кабан күленең яңартылган яр буе белән танышты. Җирле балыкчылар ТР Президентына тоткан балыкларын күрсәтте. Рөстәм Миңнеханов Г.Камал театры янында балык тотып утырган ике кешене күреп алды. Ул алардан балык эләгәме-юкмы дип кызыксынды, тегеләр исә һәркайсы күпме балык тотуы белән мактанды. Татарстан Президенты үзе дә балык тотарга ярата һәм Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә... Читать дальше...

Роспотребнадзорда мәктәптә коронавирус таралган очракта нишләргә икәнен аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Әгәр Татарстан мәктәбендә укучы бала яңа коронавирус инфекциясе белән авырса, сыйныфтагы бөтен балаларны, ә инде укытучы бу чирне йоктырса, аның белән аралашкан барлык педагогларны өйләренә кайтарып җибәрәчәкләр. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Әгәр баланың яңа коронавирус инфекциясе йоктыруы расланса, сыйныфтагы бөтен балалар дистанцион белем алуга күчәчәк. Читать дальше...

«Сәләт мәктәбе» 1нче сыйныфка балалар туплый

Tatar-inform.tatar 

(27 август, Казан, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фондының мәгариф һәм белем бирү үзәге җитәкчесе Диләрә Якупова «Татар-информ» агентлыгына Казанда беренче «Сәләт мәктәбе» ачылуы турында хәбәр итте. «Сәләт мәктәбе» Казан шәһәре Вахитов районының 51нче мәктәбе нигезендә аерым сыйныф форматында ачыла. Диләрә Якупова сүзләренә караганда, формаль яктан бөтен таләпләр үтәлеп, белем бирү процессы дәүләт стандартлары буенча оештырыла. Мәктәпне оештыручылар «Сәләт» оешмасының бөтен инфраструктурасын кулланып... Читать дальше...

«Татмедиа» агентлыгы беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге агентлык хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларына бүләкләр тапшырды. Бүләкләү чарасы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының балалар студиясендә узды. «Бүген безнең өчен җанлы һәм матур вакыйга, 51 бала беренче сыйныфка барачак. Без аларны әти-әниләренең эш урынына чакырдык. Балаларны әти-әниләренең эш урыны белән таныштырабыз, шул рәвешле укуның нигә кирәклеген аңлап торсыннар. Читать дальше...

Тимербулат Кәримов: Мостай Кәрим һәйкәле - тугандаш халыкларның мәхәббәте символы ул

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мостай Кәрим һәйкәле бер-берсенә тугандаш халыкларның мәхәббәте символы булсын! Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең оныгы Тимербулат Кәримов бүген Казанда бабасына һәйкәл ачылышында шулай дип әйтте. Ул бабасының Татарстанга мәхәббәте көчле булганын әйтте. «Мостайның Татарстанга мәхәббәте балачагында Тукай шигырьләрен, аннары пионер чорында Һади Такташ шигырьләрен ишеткәч уяна. Ә 1956 елның августында ул, татар язучылары белән берлектә... Читать дальше...

Буа якташлык җәмгыяте 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда иң яхшысы дип табылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Буа якташлык җәмгыяте 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда иң яхшысы дип табылды. Җиңүчегә ярты миллион сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Бәйгедә барлыгы 23 якташлык җәмгыяте катнашты. «Үзебез туып үскән кече Ватанга, авылларга, мәктәпкә, укытучыларга булган мәхәббәт безгә уңышка ирешергә ярдәм итә», — диде «Буа якташлык җәмгыяте» президенты Ирек Закиров. Актаныш һәм Әлки районы якташлык җәмгыятьләре икенче урынга лаек булды, аларга... Читать дальше...



Башкортстанда «Бабич сүзе» видеоязмалар бәйгесендә җиңүчеләрне ачыкладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Башкортстанда мәшһүр башкорт шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабичның тууына 125 ел тулуга багышланган «Бабич сүзе» видеоязмалар бәйгесендә җиңүчеләрне ачыкладылар. Бу хакта « Башинформ » агентлыгы хәбәр итә. Бәйгедә Уфаның 140нчы гимназиясендә укучы 10 яшьлек Искәндәр Әминев Гран-прига ия булды. Ул Бабичның «Ҡурайҡайға» дигән шигырен укыды. «Конкурста барлыгы 54 кеше катнашты. 21 кеше лауреат исеменә лаек булды. Барлык җиңүчеләргә дә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак»... Читать дальше...

Санкт-Петербургта ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан туптан атачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре 30 августта туптан ату белән ачылачак. Бу көнне Россиянең Төньяк башкаласында ТАССРның 100 еллыгына багышланган фестиваль башлана. Татарстанның Даими вәкиллеге җитәкчесе Ренат Вәлиуллин Facebook социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итә. «Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге инициативасы буенча туптан ату хокукы Бөек Ватан сугышы ветераны Мир Нигъмәтуллинга, „Камалыштагы Ленинградта яшәүче“ Рәхим Теләшевка... Читать дальше...

Татар зыялылары Гомәр Саттаровны соңгы юлга озатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарның соңгы чичәне китте дип бәяләде татар зыялылары Гомәр Саттаровның вафатын. Татар күренекле татар галимен җәмәгатьчелеген соңгы юлга озатты. «Гомәр Фәизовичның гомере безнең университет белән бәйле булды. Безгә васыятен дә әйтеп калдырды кебек. Киләчәктә дә татар теле фәнен үстерү өлкәсенә яшьләрне тартсагыз иде, Университетта киләчәктә дә диссертация советы эшләвен тәэмин итә алсагыз дигән иде. Ул башлаган эш бүген дәвам итә, яшьләрне тәрбиялибез»... Читать дальше...

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 29 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, республикада әлеге инфекцияне йоктыручыларсаны 6 мең 396 кешегә җитте», — дип хәбәр итте спикер. Авдонина сүзләренчә... Читать дальше...

Казанда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда Социалистик Хезмәт Герое, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Рөстәм Миңнеханов былтыр Башкортстанның 100 еллыгында татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылганын искәртте.  «Бүген шатлыклы вакыйга: Татарстанның 100 еллыгында Башкортстанның халык шагыйре публицист, Бөек Ватан сугышында катнашкан Мостай Кәримгә һәйкәл ачыла. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбировка «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка «ТАССР ның 100 еллыгы» медален тапшырды. Бүләкләү Казанда Социалистик Хезмәт герое, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылышында узды. Бронза Һәйкәл Даурия урамы һәм Оренбург тракты чатындагы Мостай Кәрим исемендәге скверда урнашкан. Һәйкәлнең бәясе 45 млн сум. Скульптор — РФ Рәссамнар берлеге рәисе, Россиянең халык рәссамы Андрей Ковальчук. Уфада да Мостай Кәримгә һәйкәлне ул ясаган булган. Читать дальше...

Свердловск өлкәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). 25 августта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә тантаналы төстә «Татарстан – Урал, бергә һәм һәрвакыт! Урал татарлары – Татарстанның 100 еллык юбилеена» дигән фотокүргәзмә ачылды. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов фотокүргәзмә, Татарстан һәм Урал төбәге арасындагы төбәкара хезмәттәшлек хакында сөйләде. Күпьеллык хезмәттәшлек... Читать дальше...

Мәскәү җирлеге һәм Татарстанның Саба районы арасында килешү имзаланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). 25 августта Татарстан Республикасының Саба муниципаль районы һәм Мәскәү шәһәренең Мәскәү җирлеге арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Килешүдә инновацион технологияләр җәлеп итү тармакларында мәгълүмат һәм тәҗрибә алмашу, мәдәният, спорт, туризм төрләрен үстерү, IT-технологияләр һәм башка яңа технологияләрне гамәлгә кертү һәм куллану, муниципаль берәмлекләр территориясендә... Читать дальше...

Казан җәй айларында ял итү өчен Россиянең иң популяр өч шәһәре арасына керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Татарстан башкаласы җәй айларында ял итү өчен Россиянең иң популяр өч шәһәре арасына керде. Бу хакта Tvil.ru торак броньлау сервисы хәбәр итә. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча туристлар Казанда 3,2 төнгә туктала, моңа уртача 2411,2 сум акча сарыф итә. Рейтингта беренче ике баскычта Санкт-Петербург (анда ял итүчеләр 4,4 төнгә туктала һәм моңа 2977,7 сум акча тота) һәм Ростов-Дон (1,1 төн һәм 2127,3 сум) урнашкан. «Исемлек туристлар тарафыннан 2020 елның 1 июненнән... Читать дальше...

В Кичкальне с местными жителями провели спортивно – познавательное мероприятие «Мой Татарстан»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Социальные работники КЦСОН «Гармония» с гражданами проживающими в с. Кичкальня Нурлатского района, провели спортивно – познавательное мероприятие «Мой Татарстан» в рамках технологии «Скандинавская ходьба» федерального проекта «Старшее поколение» и празднования 100 - летия ТАССР.

30 августта «Казан көзе» фестивалендә Альбина Шаһиморатова чыгыш ясый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). 30 августта Казанда Игенчеләр сарае каршында ачык һавада Х «Казан көзе» Халыкара опера фестивале була. ТР Дәүләт симфоник оркестры белән бергә Татарстан Республикасының халык артисты, Россиянең атказанган артисткасы Альбина Шаһиморатова һәм Зур Театрның әйдәп баручы солисты Игорь Головатенко чыгыш ясаячак. Бу турыда Татарстан Мәдәния министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Фестивальдә «Пиковая дама», «Алтынчәч», «Риголетто», «Силы судьбы», «Бал-маскарад»... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *