Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Август
2020

Новости за 29.08.2020

Чаллыда җиңел машина бордюрга барып бәрелгән һәм әйләнеп капланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Чаллыда җиңел машина бордюрга барып бәрелгән һәм әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте. Шаһитлар әйтүенчә, «Лада Гранта» шоферына карап торышка 20 яшь тирәсе булган. Төнге сәгать уникенчедә ул Тынычлык проспекты буйлап хәрәкәт итә торган булган. Бордюрга бәрелгәннән соң, автомобиль газонга чыгып китеп, әйләнеп капланган. Егеткә машинадан чыгарга коткаручылар булышкан. Шаһитлар әйтүенчә, ул зыян күрмәгән.

Казахстан министры Балачак мәйданы үткәргән онлайн дәрестә катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казахстанның мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш министры Аида Балаева «Балачак» мәйданы үткәргән онлайн татар теле дәресендә катнашты. «Татар телендә шундый рәсем дәресләрен алып баруыбызны белгәч безгә башка илләрдән дә балалар кушыла башлады. Бүгенге дәрестә Казахстаннан да бер кыз катнаша. Ул Нур-Солтан шәһәреннән Диләрә», — дип тәкъдим итте «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.  Онлайн дәресләрдә Канада, Америка... Читать дальше...

Кан басымын төшерүнең иң гади ысулы билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Көн саен зәйтүн мае куллану артериаль кан басымын киметергә сәләтле. Мондый нәтиҗәгә Мельбурндагы Ла Троба университеты галимнәр килгән, тикшеренү турында MedicalXpress журналында басылып чыккан. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Белгечләр 50 ирекле кешене сайлап алган, аларның яртысы өч атна дәвамында май кулланган, ә икенче яртысы — рафинадланган майны кулланган. Эксперимент барышында катнашучылар дарулар кабул итмәгән. Нәтиҗәдә, беренче төркем кешеләренең үзәк... Читать дальше...

Санкт-Петербург мэры Беглов ТАССРның 100 еллыгы белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан - Россиянең иң уңышлы төбәкләренең берсе. Монда барысы да бар: уникаль мәдәни-тарихи мирас, алдынгы сәнәгать, бай табигый ресурслар. Әмма иң мөһиме - биредә хезмәт сөючән, актив һәм талантлы кешеләр яши. Бу хакта Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов Республика көне һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан татарстанлыларга котлавында белдерде. «Татарстан - Санкт-Петербургның күптәнге дусты һәм ышанычлы партнеры. Безне икътисади мәнфәгатьләр генә түгел... Читать дальше...

Татарстанның 11 кешесе курортларда коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Курортларда ял иткән вакытта Covid-19 коронавирусы белән Татарстанның 11 кешесе чирләгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «<...>мониторингның бөтен чорында 11 кеше ялдан, Россия Федерациясе курортларыннан һәм Төркиядән кайткач, яңа коронавирус инфекциясе белән авырды», – дип билгеләп үтте спикер. Дүрт ял итүче Covid-19 вирусын - Сочида... Читать дальше...

Милли Шурага яңа әгъзалар сайланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составына үзгәрешләр кертелде — яңа әгъзалар сайланды. Кандидатларны раслау бүген Казанда Милли Шура утырышында башкарылды. Аңа кадәр Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев коронавирус пандемиясе китергән аянычлы югалтулар турында әйтеп, быел арабыздан киткән милләттәшләребезне бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. Татар халкының быел югалткан шәхесләре... Читать дальше...



Рөстәм Миңнеханов Аида Балаева белән Казахстан хезмәттәшлеген үстерү турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү турында бу илнең мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш министры Аида Балаева белән сөйләште. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узган очрашу барышында Казахстан министрына Татарстанга игътибары һәм Казанга килүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, соңгы берничә елда «Татарстан - Казахстан хезмәттәшлеге бик тыгыз булды»... Читать дальше...

Татарстанда коронавирус йоктыруның 29 яңа очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 29 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «100 мең сәламәт кешегә 172 авыру туры килә. Бер тәүлектә 5360 тест ясаганнар», — диде спикер. Covid-19 таралганнан башлап, республикада коронавирус йоктыруның барлыгы 6453 очрагы ачыкланган.

Васил Шәйхразиев: Коронавирус аркасында чараларның 90 проценты узмый калды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Быел планлаштырылган чараларның 90 проценты Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында узмаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе – ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында белдерде. «Бу ел ябык. Бизнестагы кебек – нәрсә югалттың, нәрсәне алып бетерә алмадың - барысы да, бу инде, эзсез югалды дигән сүз. Күчерелгән чараларның саны бик аз. 90 проценты диярлек узмады һәм узмаячак», - дип искәртте Шәйхразиев. Читать дальше...

Казанда Республика көненә багышланган видеокүргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина ). Казанның «Россия – минем тарихым» мультимедиа паркында «Зилант канатлары астында» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды. Ул Татарстан Республикасы көненә багышланган. «Без фотографлар һәм рәссамнар күргәзмәләрендә еш булдык, әмма мине һәрчак ни өчен видеокүргәзмәләр юклыгы кызыксындырды. Оештыручылар проектны тормышка ашырырга тәкъдим иткәч, без, әлбәттә, ризалаштык», - диде сценарист һәм режиссер Ксения Банк. Ул күргәзмә «Зилант канатлары астында» дигән исемне йөртә... Читать дальше...

Туу турында таныклыкны электрон форматка күчерергә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау министрлыгы ана ризалыгы белән бала туу турында медицина таныклыкларын электрон рәвештә бирергә тәкъдим итте. Тиешле боерык проекты норматив хокукый актлар порталында басылып чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Бу яңалык гражданлык хәле актларын теркәү буенча дистанцион формада дәүләт хезмәте күрсәтүне җиңеләйтәчәк, дип билгеләнә. Аңлатма язуында гражданнарга документ алу өчен тиешле органнарга шәхсән мөрәҗәгать итәргә туры килмәячәге күрсәтелә. Читать дальше...

Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы көне уңаеннан залп бирәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). 30 августта, уникаль Петербург традициясе нигезендә көн үзәгендә туптан атып, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәренә багышланган һәм Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан фестивальгә рәсми старт бирелә. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге хәбәр итә. Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге тәкъдиме белән туптан көндезге атуны башкару хокукы Бөек Ватан сугышы ветераны Мир Нигъмәтуллинга... Читать дальше...

Татарстанның Лаеш районында гөмбә җыярга киткән ир-ат югалган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районында гөмбәгә китеп югалган ир-атны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә кичке җиделәр тирәсендә  ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына хатын-кыз шалтыраткан. Ул иренең көндез гөмбә җыярга киткәнлеген, биш сәгать узганнан соң шалтыратуын һәм адашуын әйткәнлеген сөйләгән. Ир-атны Державино авылы янындагы Пәрәү урманында коткаручылар, полицейскийлар һәм волонтерлар эзли.

Бакуда ТАССРның 100 еллыгына багышланган онлайн-күргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Азәрбайҗандагы Даими вәкиллеге Бакудагы Россия мәгълүмати-мәдәни үзәге белән берлектә Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуга багышланган онлайн-күргәзмә уздыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика төзелү төбәк дәүләтчелеген торгызуның тарихи акты булды, аның территориясендә яшәүче барлык халыкларның икътисади, сәяси һәм социаль-мәдәни хокукларын тормышка ашыруда зур роль уйнады, диелгән хәбәрдә. Читать дальше...

Минусы дистанционного обучения в период самоизоляции в Нурлатском районе

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

У дистанционного обучения оказались и минусы, которые отразились на результатах почти по всем предметам естественно-математического цикла как в нашем районе, так и по республике в целом.

Татарстанда медицина хезмәткәрләренә ике млрд сумнан артык түләүләр бирелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус белән авыручы пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә ике млрд сумнан артык суммада стимуллаштыра торган түләүләр бирелгән. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгы Владимир Путин белән видеоконференция режимында узган очрашуда әйтте. «Республикада 20 августка инфекцияле гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә 2 млрд сумнан артык суммага стимуллаштыра торган түләүләр башкарылды», - диде ул. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *