Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Новости за 22.10.2020

Фәрит Мөхәммәтшин БРИКС яшь дипломатларын геостратегик элемтәләрне ныгытырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). БРИКС дәүләтара мәйданчыгының уникаль форматы амбициоз максатлар куярга һәм аларның казанышларына нәтиҗәле ирешергә мөмкинлек бирә. Бу эштә яшь дипломатлар да зур роль уйный. Мондый фикерне Татарстан Дәүләт Советы рәисе, РФ Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде. Республика парламенты җитәкчесе форумның көн тәртибендәге мәсьәлә дөньяда бик кирәкле булуын искәртте. «Сүз безнең дәүләт яшьләренең... Читать дальше...

Нурлатцам рассказали о работе автоматических пунктов весогабаритного контроля на территории РТ

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

АПВГК регистрирует факты проезда транспортного средства с превышением весовых параметров (по осям и общей массе) вне зависимости от принадлежности транспортного средства, его статуса (специализированная, сельскохозяйственная техника и проч.), региона Российской Федерации.

ТР Дәүләт Советы 29 октябрьдә беренче укылышта 2021 елгы бюджет проектын караячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советының уналтынчы утырышы 29 октябрьдә узачак. Анда депутатлар 2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проектын беренче укылышта караячак. Бүген ТР парламенты президиумы утырышында шул хакта билгеле булды. «Татарстан Президенты Дәүләт Советына 2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына республика бюджеты һәм Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турындагы закон проектларын тапшырды. Читать дальше...

Арча педагогия көллиятендә Ворлдскиллс стандартларына туры килгән остаханәләр ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Арча, 22 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Арча педагогия көллиятендә булачак укытучыларны әзерләү өчен Ворлдскиллс стандартларына туры килгән остаханәләр ачылды. Алдынгы технологияләр белән җиһазландырылган классларда укучылар «Башлангыч сыйныфларда белем бирү», «Мәктәпкәчә тәрбия», «Мәктәптә музыка укыту», «Физик культура, спорт һәм фитнес» компетенцияләре буенча белем һәм SkillsPassport дип аталган документ алачак. Яңа остаханәләр ярдәмендә укытучылар һәм тәрбиячеләр заманча компьютер... Читать дальше...

«Казанские ведомости» газетасы Бөтенроссия бәйгесендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). «Казанские ведомости» газетасы төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары арасында үткәрелгән «Сугышның милләте юк!» дигән Бөтенроссия бәйгесенең «Ничек яшисең, ветеран?» номинациясендә җиңүчесе булды. Бу хакта газетаның рәсми сайты хәбәр итә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кичә Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендәге (ВДНХ) «Слово» славян язуы үзәгендә булды. «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якуповага номинациядә җиңүче дипломы, шулай ук истәлекле бүләк тапшырылды. Читать дальше...

КФУның Университет клиникасы базасында Covid-госпиталь ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Казан федераль университетының Университет клиникасы базасында оештырылган госпиталь яңа коронавирус инфекциясе йоктырган авыруларны кабул итәргә әзер. Бу хакта югары уку йорты медиапорталы сайтында хәбәр ителә. КФУ ректоры Илшат Гафуров эш киңәшмәсендә Covid-госпитальнең ачылырга әзер икәнлеге хакында белдерде. Агентлыкның республика Сәламәтлек саклау министрлыгындагы үз чыганагы әлеге мәгълүматны раслады. «Бүгенге көндә бина коронавирус инфекциясе... Читать дальше...

БРИКС илләре яшь белгечләре Казанда дипломатиядәге инновацияләр хакында фикер алыша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанда БРИКС илләре яшь дипломатларының V форумы ачылды. Анда Бразилия, Һиндстан, Көньяк Африка Республикасы, Россия һәм Кытайдан килгән 50 белгеч дипломатиядәге инновацияләр һәм өлкәне цифрлаштыру хакында фикер алыша. Чара спикерлары арасында РФ Тышкы эшләр министрлыгының Россия-Америка мәсьәләләре буенча вәкиле Стивен Сигал һәм РФ Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова да бар. «Без БРИКС илләре яшь дипломатларының V форумын үткәрәбез. Читать дальше...



Стаж нурлатских медицинских работников будет учитываться в двойном размере

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Стаж медицинских работников, оказывающих помощь пациентам, больным COVID-19 и с подозрением на коронавирус, будет учитываться в двойном размере, информирует работников отрасли Нурлатское межрайонное управление Пенсионного фонда.

Файдалы казылмаларны законны бозып чыгарган оешмалар штрафка тартылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда файдалы казылмаларны законны бозып чыгарган оешмалар штрафка тартылган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте. «Озон» җаваплылыгы чикләнгән оешмасы җир асты байлыкларын лицензия шартларын бозу юлы белән чыгарган. Аның сүзләренчә, тикшерү барышында бу оешманың файдалы казылмалар чыгару өчен 2019 елга тау эшләре буенча планы булмаганы ачыкланган. Җир асты... Читать дальше...

Җир асты байлыкларыннан законсыз файдалану очраклары быел азрак теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Табигать байлыкларыннан файдалану өлкәсендә шактый хокук бозулар ачыклана. 2020 елда Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары 300 дән артык хокук бозу очрагын теркәгән. Узган елда 439 очрак булган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков сөйләде. 47 лицензия гамәлдән чыгарылган, аларның 19ы - лицензия шартларын бозган өчен. Төп хокук бозулар түбәндәгеләр: файдалы... Читать дальше...

"Дини белем бирү эшендә бердәм булып кына проблемнарны чишә алабыз"

Azatliq.org 

Казанның Корстон үзәгендә мөселман уку йортлары укытучылары форумы узды. Татарстан районнарыннан килгән мәдрәсә-мәчетләрдә дини белем бирүче хәзрәт, абыстайлар үзара тәҗрибә бүлешеп, үзләрендә булган проблемнар, уңышлар хакында сөйләште.

Роспотребнадзорда Бердәм дәүләт имтиханын читтән торып тапшыру мөмкинлеген бәяләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Киләчәктә Бердәм дәүләт имтиханы дистанцион рәвешкә күчерелергә мөмкин, әмма мондый формат әлегә имтиханны объектив рәвештә үткәрергә һәм аны тулысынча контрольдә тотуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирми. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаевка сылтама белән хәбәр итә. «Карантин шартларында йомгаклау аттестациясен цифрлаштыру һәм киләчәктә аны дистанцион рәвешкә күчерү мөмкинлеге турында дискуссия актуаль төс алды. Читать дальше...

Татарстанда санкцияләнмәгән чүплек урыннарын атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда табигатьне саклау законын бозып, санкцияләнмәгән чүплек урыннары билгеле. Аларны ТР Министрлар Кабинетында брифингта сөйләделәр. Быел 1287 чүплек табылган. Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан Казан шәһәрендә Һади Такташ, Чехов, Достоевский урамнары буенча чүп өемнәре табылган. Төзелеш, ремонт эшләреннән калдыклар гаражларны җимерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Санкцияләнмәгән чүплек мәйданы 514 квадрат метр. Бу җирләр муниципаль милектә. Читать дальше...

В Татарстане ученые КФУ разработали новое асфальтовое покрытие

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Сотрудники кафедры высоковязких нефтей и природных битумов Института геологии и нефтегазовых технологий Казанского федерального университета разработали сверхпрочное и более экологичное дорожное покрытие.

Татарстанга ел башыннан чит ил товарлары узган елгыдан ике тапкыр күбрәк кертелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). 2020 елның тугыз аенда Татарстан таможнясы узган ел белән чагыштырганда чит ил товарларының ике тапкырга күбрәк кертелүен теркәгән. Шул ук вакытта, экспорт күрсәткечләре, киресенчә, узган елгыдан дүрт мәртәбә азрак булган. Татарстан таможнясы башлыгы, таможня хезмәте полковнигы Марат Гәрәев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шундый мәгълүматлар китерде. «2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстан таможнясы тарафыннан... Читать дальше...

Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 15 971 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 15 971 яңа очрагы ачыкланган, авыруларның 25,8 процентында симптомнар юк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә. 11 428 кеше терелгән, 290 кеше вафат булган. Төбәкләрдә вазгыять түбәндәгечә: коронавирусны яңа гына йоктырган кешеләр саны буенча Мәскәү шәһәре (4413, бу кичәгегә караганда 24кә артыграк) әйдәп бара, аннан соң Санкт-Петербург (697)... Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 48 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 48 яңа очрагы ачыкланган, аларның икесе чирне читтән ияртеп кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Җиде кеше хастаханәгә озатылган, 41 кеше өендә дәвалана», - дип белдерделәр ведомствода. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 һәм 50-60 яшь (икесендә дә - ундүртәр кеше) аралыгында ачыкланган. Читать дальше...

«Татар-информ»да Казан филармониясенең балалар өчен кастингы турында сөйләшәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, 22 октябрьдә, 15:00 сәгатьтә «Татар-информ»да Казан шәһәр филармониясенең балалар өчен кастингына багышланган матбугат конференциясе булачак. Чарада Татарстанның атказанган артисты Наил Сәгъдиев, Казан шәһәр филармониясе солисткасы Гөлназ Гафурова, Татарстанның халык артисты, «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Казан шәһәр филармониясе директоры урынбасары Чулпан Закирова катнашачак. «Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Читать дальше...

Коронавирустан вакцина сынауларында катнашкан Дума депутаты Covid-19 йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасын сынауларда катнашкан Дәүләт Думасы депутаты Валерий Гартунг Covid-19 белән авырган. Бу хакта ул Facebook социаль челтәрендәге битендә язган. «Кичә гадәттәгечә пленар утырыш алдыннан миннән коронавируска анализ алдылар. Ә кич шалтыратып нәтиҗәләрнең уңай булуын әйттеләр», — дигән. Һәм «безне капчыкта яшереп булмаганга күрә» авыру турында сөйләргә уйлавын да язган. Шул ук вакытта парламентарийның чын вакцинамы әллә плацебомы кабул иткәне дә билгеле түгел. Читать дальше...

Татарстанда сулыкларда закон бозуның 400дән артык очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда сулыкларда закон бозуның 400дән артык очрагы ачыкланган. Былтыр су белән бәйле закон бозу фактлары 175кә күбрәк булган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков сөйләде. Министр сулыкларга төшә торган юлны каплау очракларын кисәтү буенча күзәтчелек чаралары үткәрелгәнен әйтте. 2020 елда барлыгы шундый 57 очрак теркәлгән. Сулык территорияләрен рөхсәтсез биләп алып... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *