Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Новости за 22.10.2020

Питрәч районы авылларында парклар төзү өчен 32 миллион сум тотылган

Tatar-inform.tatar 

(Питрәч, 22 октябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ» , София Егорычева). Питрәч районының Шәле һәм Богородск авылларында «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» проекты кысаларында парклар төзү төгәлләнеп килә. Авыл халкының фикерләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләнгән проектларны гамәлгә ашыру өчен 32 миллион сумга якын акча тотылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Питрәчтә мәдәният һәм ял паркларына барып, вакытны күңелле үткәрергә мөмкин. Алар балалар, яшьләр һәм өлкән буынны җәлеп итү үзәгенә әверелде. Читать дальше...

Чирмешән юлчылары кышкы режимга күчте

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 22 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). «Татавтодор» җәмгыятенең Чирмешән районындагы юл участогы кышкы сезонга әзер. Бу көннәрдә җәмгыять техникалары базага кирәк кадәрле комны ташып бетерә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «17 октябрьдән бер катнаш юл машинасы тәүлек әйләнәсе кизү тора башлады. Һава торышы үзгәреп, кар төшсә, ул юлга кузгала. Кыш айларында 2-3 техника билгеләнәчәк. Алты катнаш юл машинасы, барысы да төзек, өч МТЗ тракторы, ике төягеч, экскаватор һәм бульдозер да юлга чыгарга әзер»... Читать дальше...

Әлки районында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Әлки районы Яңа Чаллы авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзиләр. Бу турыда «Алькеевские вести» хәбәр итә. Элеккеге пунктта медицина процедуралары өчен шартлар булмаган. Яңа фельдшер-акушерлык пунктын быел җәй төзи башладылар. Авылда яшәүчеләр дә яңа объектны тизрәк файдалануга тапшыру өчен көч куя. Клуб һәм китапханә хезмәткәрләре берничә тапкыр өмә үткәрде, тәрәзә һәм ишекләрне юдылар, шулай ук территорияне төзекләндерүдә ярдәм иттеләр. «Яңа объект әзер диярлек... Читать дальше...

Питрәч районында илледән артык көрәшче көч сынашты

Tatar-inform.tatar 

(Питрәч, 22 октябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ» , Илшат Гайсаров). «Ак барс Питрәч» ҖЧҖ призларына «Көрәш» буенча 17нче шәхси-команда ачык турниры узды. Анда илледән артык көрәшче көч сынашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Турнирда 2007-2009 елгы ир-егетләр ярышты. Алар өч авырлык категориясендә көч сынашты. Үз авырлык категорияләрендә җиңүче егетләр: Камил Закиров (30 килограммга кадәр, Мәскәү районы, Казан), Ярослав Лывин (40 килограммга кадәр) һәм Ильяс Гарипов (+40 килограмм, икесе дә Ленино-Кокушкино авылыннан). Читать дальше...

Хакимият һәм "Адымнар" мәктәбе татар теленә каршы активист белдерүләрен кире кага

Azatliq.org 

"Адымнар" исемле полилингваль мәктәп һәм район хакимияте татар теленә каршы көрәшүче Екатерина Матвееваның мәктәпкә урыс телле балаларның алынмавы турындагы сүзләрен кире какты.

Нурлат районында тиздән яңа күпфункцияле үзәк ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Нурлат микрорайонында тиздән яңа күпфункцияле үзәк ачылачак. Объектта төзелеш эшләре төгәлләнү алдында тора. Бу турыда «Нурлат-информ» хәбәр итә. Яңа бинада Мәдәният йорты, китапханә һәм музей да булачак. «Барысы да югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Яктырту, элмә тактадан алып территорияне төзекләндерүгә кадәр», — диде Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *