Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Новости за 02.11.2020

Алабугада конвейер роликлары җитештерү заводы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Алабугада «Аконит» заводы ачылды. Предприятие «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә 34нче булды, дип яза «Яңа Кама» газетасы. Яңа производствода Европа сыйфатындагы продукция җитештерәләр. Үз эшендә конвейер җиһазларын кулланучы Россия һәм чит ил компанияләре илебез компаниясеннән комплектлаучы әйберләр, шул ук вакытта озак хезмәт итә торган  һәм яхшыртылган техник характеристикасы булган роликлар сатып алачак. Кеше факторының йогынтысын булдырмас өчен... Читать дальше...

Татарстанда иң яхшы 200 комбайнчы исемлеге билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Август аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы» конкурсында җиңүчеләрнең тулы исемлеген сылтама буенча карарга мөмкин. Бу турыда министрлык сайтында хәбәр ителә. Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе республикада һәм район дәрәҗәсендә иң күп суктырылган ашлык һәм иң күп чабылган мәйдан күрсәткечләре буенча 200 җиңүчене билгеләде. Белгечләр йөзә мең сум акча алачак. Читать дальше...

Тинчурин театры көзге каникулда балалар өчен квест оештыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры мәктәп укучылары өчен, көзге каникул көннәренә, кызыклы программа тәкъдим итә. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 3 ноябрьдә «Шүрәле-online» спектакле була. Тамаша 12.00 сәгатьтә башлана. 4 ноябрьдә, 11:00 сәгатьтә «Сәхнә артында» мастер-класс оештырыла. 5 ноябрь 11:00 сәгатьтә «Go!» квест башлана.

Татарстанда географик объектларның татарча атамаларыннан каталог төзиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» дәүләт бюджет учерждениесе республиканың географик объект атамаларының татар телендә каталогын төзү һәм алып бару белән шөгыльләнә. Бу турыда Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Каталог Татарстандагы географик объектлар турында рус һәм татар телләрендә бердәм, дөрес, актуаль, һәркем куллана ала торган мәгълүмат чыганагы төзү максатын күздә тота. Әлеге эш «Географик объектлар исемнәре турында» 18.12.1997 ел... Читать дальше...

Әлмәттә социаль ипотека буенча төзелгән ике йорт кабул ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Әлмәттә ике күпфатирлы йорт файдалануга тапшыру өчен кабул ителде. Бу турыда Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Күпкатлы йортлар социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән. Йортларны Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды төзи. Агымдагы елның тугыз аенда инспекция проект документлары буенча 250 рөхсәт биргән, алар арасында социаль ипотека буенча төзелгән 11 йорт та бар. Читать дальше...

Түбән Кама районы авылларының өлкән яшьтәге кешеләрен хастаханәгә автомобиль йөртә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама районында яшәүчеләр өчен медицина тикшерүен узу, анализлар бирү яки белгечкә килү җиңеләйде. Хәзер 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен процедураларга махсус автомобиль йөртә. Бу турыда «НТР 24» хәбәр итә. Биш урынга исәпләнгән автотранспорт иң ерак авылларга бара һәм инвалид коляскасындагы пассажирны йөртү өчен дә җайланган. Әмма пандемия чорында, куркынычсызлыкны саклау мөһим булганда, машина бары тик дүрт кешене генә йөртә. Машина йөртүче һәр көнне яңа... Читать дальше...

Әлмәттә онкодиспансерның һәм балалар хастаханәсенең яңа корпуслары ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Әлмәт балалар хастаханәсе онкология диспансерының һәм хирургия корпусының яңа радиология корпусын төзү тәмамланып килә. Объектларны ноябрь уртасында тапшырырга планлаштыралар. Бу турыда «Альметьевск ТВ» хәбәр итә. Радиология корпусында төзүчеләр фасад һәм түбә, кирпеч эшләрен төгәлләделәр, инженер челтәрләре һәм янгын сүндерү суүткәргечләре ясадылар. Бүгенге көндә биналарның эчке эшләре төгәлләнеп килә, технологик җиһазлар өчен энергия белән тәэмин итү линияләрен монтажлау планлаштырыла. Читать дальше...

Минзәләдә сәүдә рәтләрендә ял итү урыннарын төзекләндерделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Минзәләдә үзенчәлекле архитектураның үрнәге булган сәүдә рәтләрендә ял итү урынын реконструкцияләүнең беренче этабы тәмамланды. Үзара салым акчасына реконструкцияләү һәм төзекләндерү эшләре башкарылган. Бу хакта «Минзәлә-информ» яза. Яңартылган объектта район башлыгы Айдар Сәлахов булды. Ул башкарылган эшләрне уңай бәяләде, шулай ук ел дәвамында фикер алышулар дәвам итәчәген, тагын нинди үзгәрешләр кертергә кирәклеген билгеләп үтте. «Әгәр дә без төзекләндерү эшләрен... Читать дальше...

Татар үсеш стратегиясенә кермәгән 8 фикер

Azatliq.org 

Казанда татар стратегиясенә багышланган яңа хезмәт дөнья күрде. Ул “Милли җыен”да кабул ителгән рәсми стратегиядән нык аерыла. Азатлык яңа китапка кергән кызыклы фикерләрне барлады.

Түбән Кама хәйрия фондына яңа бина биргәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Сила единства» хәйрия фондына яңа бина биргәннәр. Онкология белән авыручы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен яңа йорт Юность урамы, 8 йорт адресы буенча урнашкан. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә. «Без үзебезнең яңа йортка бик шат. Бу бинаны биргәне өчен шәһәргә рәхмәт», — ди фонд эшләрендә катнашучыларның берсе Гүзәл. Хәзер аренда өчен түләргә кирәк булмаячак. Бу чыгымнарны шәһәр администрациясе үз өстенә алды. Якын киләчәктә биредә балалар бүлмәсен җиһазландырачаклар... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *