Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Новости за 22.11.2020

Түбән Камада балалар бакчасы тәрбиячесе киездән үзенчәлекле курчаклар тегә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың 12 нче балалар бакчасында киштәләрдә пластмасса уенчыклардан тыш, чүпрәк һәм киез уенчыклар да урын алган. Әлеге үзенчәлекле курчакларны тәрбияче Гөлкәй Вилданова тегә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә. Гөлкәй Вилданова бу эш белән алты-җиде ел элек шөгыльләнә башлаган. «Башта мин мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләдем, балалар бакчасында инде 22 ел эшлим. Балаларга әкиятләр укыганда, шигырьләр сөйләгәндә, геройларны кулга алып, күрсәтәсе килә башлый. Читать дальше...

Зәйдә үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», «Зәй офыкары» , Рәзимә Кашапова). Зәйнңе «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы яңартылган мәйданда ярминкә узды. Бу хакта район газетасы яза. Анда район фермер, шәхси хуҗалыкларда, авыл җирлекләрендә җитештерелгән ит, сөт продуктлары, кондитер эшләнмәләре, җиләк-җимеш, яшелчә, бал һәм башкалар сатылды. Волонтерлар өлкәннәргә алган продуктларын өйләренә илтергә булышты. Район башлыгы Разиф Кәримов сәүдә рәтләре буйлап йөреп, бәяләрне контрольдә тотты.

Әлмәт медицина оешмаларына «Татнефть» ярдәм итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). «Татнефть» республика хастаханәләренә ярдәм итүен дәвам итә. Бу хакта район газетасы яза. Кичә узган туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов райондагы медицина яңалыклары белән таныштырды. Ул бүгенге көндә медицина хезмәткәрләренең эше авыр, җаваплы икәнлеген аңлатты, диелә хәбәрдә. Әлмәттә табибларга шәхси эшмәкәрләр дә, «Татнеть» компаниясе дә булыша. Шәһәрнең дәвалау учреждениеләре компаниядән 30 мең битлек, 7 мең пар перчатка... Читать дальше...

"Кулыбызда тәҗрибә, белем, теләк бар, аларны берләштерергә тиешбез"

Azatliq.org 

Кырым аннексиясеннән соң Киевка күченеп яшәргә мәҗбүр булган кырымтатарларның Кырымга тиздән кайтырбыз дигән хыялы әле дә хыял булып кала. Аларның бер өлеше Киевта инде даимигә калды. Шуларның берсе Җәмилә Озенбаш белән әңгәмә кордык.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *