Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 26.12.2020

Казанда йогышлы авырулар хастаханәсе табиблары ковидтан 101 яшьлек әбине дәвалаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә коронавирустан дәваланган 101 яшьлек Мариам Надершинаны чыгарганнар. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы урынбасары, ковид-госпиталь җитәкчесе Юлия Созинова сүзләренчә, әбигә терелергә күтәренке рух һәм, әлбәттә, табиблар ярдәм иткән. “Мин булдыра алсам табибларга иң зур бүләк бирер идем”, - диде Мариам Надершина хастаханәдән чыккач. Кичә әби 101 яшьлеген билгеләп үткән, медицна хезмәткәрләре аңа чәчәк бүләк иткән. Читать дальше...

Галим Радик Исхаков: XVIII гасырда Уфада һәм Стәрлетамакта татарлар яшәгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының галиме Радик Исхаков XVIII гасырда Уфада һәм Стәрлетамакта татарлар яшәгәнен белдерде. Институтның «Керәшеннәрнең һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү» бүлеге мөдире бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте. «XVIII гасырдан ук Уфа шәһәрендә һәм Стәрлетамак авылында (ул вакытта авыл булган) татарлар яшәгән. Уфа читендә татар авыллары булган. Читать дальше...

Көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Казанда узган көрәш буенча Татарстан беренчелегенең җиңүчеләре билгеле. 25-26 декабрь көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды. Турнирда ун үлчәү авырлылыгында 305 көрәшче бил алышты. Командалар буенча беренчелекне Яр Чаллының Комсомол районы командасы яулады. Икенче урында — Арча, өчтә — Әлмәт командалары. Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез: 60 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын — Абрамов Алексей (Алексеевск) 2 урын ... Читать дальше...

Миңнеханов 12 яшьлек Даниярның хыялын чынга ашырган — «КАМАЗ» машинасында йөрткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 12 яшьлек Данияр Галиевны «КАМАЗ-мастер» спорт йөк машинасында йөртте. Ул Мәскәүдә Россия Дәүләт Советы комиссиясе утырышы вакытында «Теләкләр чыршысы»ннан Даниярның хатын алган булган. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. «Татарстан Президенты - пилот, Данияр - штурман урынында, ә „Дакар“ раллиеның биш тапкыр җиңүчесе Эдуард Николаев механик булды», — диде Лилия Галимова. Татарстан... Читать дальше...

Казанда Яңа ел чыршыларына бәяләр арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Узган ел белән чагыштырганда, быел Казанда Яңа ел чыршыларына бәяләр арткан. 2019 елда «тере» чыршыны 1 400 сумга алып булса, быел 1,5 меңгә алырга мөмкин. «Чыршының бәясе агачның озынлыгыннан тора. Кемгәдер нарат, чыршы, башкаларга эрбет агачы, ак чыршы ошый. Күбесенчә нарат алалар, чөнки ул озаграк саклана, ботаклары да киңрәк», — ди сатучылар. Быел Мәскәү базарында бер метрлы чыршыны 500, наратны 700 сумга алырга була. Ә Адоратский урамындагы базарда бәяләр кыйммәтрәк... Читать дальше...



Коронавирус нәтиҗәсендә Дәүләт Советында 3,9 млн сумнан артык акча экономияләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән бәйле чикләүләр нәтиҗәсендә, ТР Дәүләт Советында 3,9 млн сумнан артык акча экономияләнгән. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. «Халыкара контактлар чикләнде. Безнең депутатлар, шәхсән үзем дә быел Страсбургка бармый калдым. Өлкәләр арасында элемтәләр дә видеоконференция режимында алып барылды. Дәүләт Советы эшчәнлегенә бүлеп бирелгән акчадан 3 млн 930 мең сумга экономия булды», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Казанда автомобиль автобус белән бәрелешкәннән соң юл коймасына килеп бәрелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда автомобиль автобус белән бәрелешкәннән соң юл коймасына килеп бәрелгән. Бу турыда «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итә. Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, һәлакәт 9.26 сәгатьтә Аккош күленнән ерак түгел Горький шоссесында булган. Биредә 14нче модельле «Лада» һәм автобус бәрелешкән. Һәлакәттән зыян күрүчеләр юк. Шаһитлар җибәргән фотода автобус пассажирларына урамга чыгып, киләсе транспортны көтәргә туры килгәнлеге күренә.

Россиядә 2021 ел Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе 2021 ел Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Россия Президенты Владимир Путин кичә шул хактагы боерыкны имзалады. Бу турыда Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Махсус оештырылган комитет Фән һәм технологияләр елына багышланган чаралар өчен җавап бирәчәк. Комитетның рәистәшләре итеп Хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм президент ярдәмчесе Андрей Фурсенко билгеләнгән. Читать дальше...

Кәкре Атау авылында яшәүче Әгъдәс Гыйләҗев 1000 грампластинка туплаган

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

1978нче елда хоккей буенча мәгълүматлы буласыгыз килсә, Әгъдәс абый аны да төгәл әйтеп бирә.Чөнки ул барысын да җентекләп язып барган.Кызыклы шәхеснең кызыклы шөгыле турында әлеге сюжет.

Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» волейболчыларына бүләкләр тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы спортчы кызларын һәм тренерларын кабул итте, чемпионнарга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. «Без сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, авыр көрәштә сез кубок яуладыгыз, безне чираттагы җиңүегез белән шатландырдыгыз. Команданың уңышы — бөтен коллективның эш нәтиҗәсе, моңа барлык уенчылар һәм тренерлар составы омтылды», — диде Рөстәм Миңнеханов команданы хөрмәтләү вакытында. Читать дальше...

Алабугада автобус янганнан соң, прокуратура тикшерү башлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Алабугада автобус янганнан соң, прокуратура тикшерү башлаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде. «Күзәтчелек органы шәһәр эчендә пассажирларны ташуны оештыру буенча закон таләпләре үтәлешен тикшерәчәк», — дип аңлатты Руслан Галиев. Агентлык хәбәр иткәнчә, автобус кичә кичке сигез сәгать тирәсендә Таҗи Гыйззәт һәм Тынычлык проспекты чатында янган . Янгын 20 кв метрга зыян китергән. Кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарлар санын киметмәскә иде — хыялыбыз шул

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарлар санын киметмәү юнәлешендә эш алып барылачагын әйтте. «Татарлар санын киметмәскә иде — хыялыбыз шул», — диде ул Дәүләт Советында журналистлар белән очрашуда.  Фәрит Мөхәммәтшин халык санын алу 2021 елның апрелендә узачагын әйтте. «Быел халык санын алу уздырылмады, сәбәбе covid-19 белән бәйле», — диде.  «Россиядә татарлар 5 млн нан артык. Әле чынлыкта аннан да күбрәктер: кемдер татар дип язылмаган, кемдер башкача язылгандыр. Читать дальше...

Татарстанда автомобиль туктап торган машинаны бәрдергән, ике кеше имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда автомобиль туктап торган машинаны бәрдергән, ике кеше имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте. Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәт кичә 13.00 сәгатьтән соң Түбән Камада Соболековск автоюлында булган. «Шевроле» автомобиле йөртүчесе идарә итә алмаган һәм юл кырыендагы «Лада» машинасын бәрдергән. Каты бәрелешүдән соң, машина юл кырыена төшеп киткән. «Лада» автомобиле белән идарә итүче хатын-кыз имгәнгән, аркасы авыртуга зарланган. Читать дальше...

Казанда «Уфа өязе татарлары» китабы тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты «Уфа өязе татарлары» дигән китап чыгарды. Басмада 1722-1782 елларда Уфа өязенең беренче дүрт дәүләт ревизиясенең җыелма мәгълүматы бирелә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә яңа китапны чыгаручылар аны журналистларга тәкъдим итте. «Халык санын алу якынлашу белән бәйле китапның актуальлеге арта. Күрше республикада Башкортстан территориясендә... Читать дальше...

Исәпкә алынган керемгә бердәм салымнан патент системасына күчү авырлык тудырмаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Исәпкә алынган керемгә бердәм салымнан (ЕНВД) патент системасына күчү шәхси эшмәкәрләр өчен өстәмә авырлыклар тудырмаячак. Бу турыда «Татар-иформ»да узган матбугат очрашуында Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин сөйләде. «Яңа законда исәпкә алынган керемгә бердәм салым системасын кулланган эшкуарларның 90 проценты өчен гамәлдәге салым йөкләнеше сакланып калган. Әлеге мәсьәләгә республика законын әзерләгәндә аерым игътибар бирелде», — диде ул. Читать дальше...

Татарстанда коронавирусның 104 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). 26 декабрьгә республикада коронавирусның 104 яңа очрагы ачыкланган. Бер кешедән кала барасы да чирне авыру кеше белән аралашкач йоктырган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «31 кеше хастаханәдә, 73 кеше өйләрендә дәвалана», — диделәр ведомствода. Иң күп авыручылар (39 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә. Балиг булмаган биш бала авырган. 80 яшьтән 90 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләрдән алты кеше авырый. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан 700 кешегә прививка ясаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яшәүче 700 кеше яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасын ясаткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде. «700 кешегә прививка ясаганнар. Вакцинация медицина хезмәткәрләре генә түгел, ә башка һөнәр вәкилләре һәм социум әгъзалары арасында да актив бара», — диде спикер. Владимир Жаворонков сөйләгәнчә, хәзер... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *