Түбән Кама төзелешенә беренче төзүчеләр килүгә 60 ел тулуга багышланган митинг булды
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камада җирлеккә беренче чаналы тракторлар поезды килүгә багышланган митинг булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Шуннан бирле 60 ел вакыт узган. Бүген Төзүчеләр проспектындагы Мактау тактасы янында узган тантаналы митингта Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, беренче төзүчеләр, Түбән Каманың мактаулы гражданнары, студентлар катнашты. «Безнең шәһәр тарихы үзенчәлекле. Ул ачык кырда, нульдән төзелгән. Читать дальше...