Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2022

Новости за 19.12.2022

Хөкүмәт Россиядә ашлама һәм косметика җитештерүчеләргә ташламалар бирәчәк

Tatar-inform.tatar 

Россия Хөкүмәте фәнни тикшеренүләрнең ташламалар бирелә торган төрләре исемлеген киңәйтте. Хәзер тагын 26 химик матдә технологиясенең чыгымнары салым түләүләрен киметү өчен исәпкә алыначак. Карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Читать дальше...

Россиянең көньягы һәм үзәгендәге аэропортларга рейслар тагын бер атнага чикләнгән

Tatar-inform.tatar 

Росавиация чираттагы тапкыр Россиянең көньягы һәм үзәгендәге 11 аэропортка очышларны чикләү режимын озайтты. Шул турыдагы хәбәр ведомствоның сайтында чыкты.

Читать дальше...



Биектау районындагы трассада ике «Лада» бәрелешкән, бер кеше һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

Казан-Малмыж трассасының 37 нче чакрымында, ягъни Татарстанның Биектау районындагы өлешендә кичә юл һәлакәте булган. Монда ике «Лада» машинасы бәрелешкән. Ике машинага да зур зыян килгән.

Читать дальше...

Түбән Кама театры баш режиссёры Рөстәм Галиевның «...Чаклар» китабы тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында аның баш режиссеры, директоры Рөстәм Галиев гомер юлының төрле чакларын чагылдырган истәлекләре һәм режиссёр фәлсәфәсеннән торган «...Чаклар» («...Времена») дип исемләнгән китабын тамашачыга тәкъдим итте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Катар әмирен илнең Милли көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Катарга бер көнлек эш сәфәре барышында әлеге Якын Көнчыгыш дәүләте хакимияте – әмир шәех Тамим бен Хамад ат-Тани белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Чувашиянең «Мөслимә» мәчет-комплексында музей ачылды

Tatar-inform.tatar 

Чувашия Республикасының «Мөслимә» мәчет-комплексында музей ачу тантанасы узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Читать дальше...

Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымталар билгеле

Tatar-inform.tatar 

«Белем җәүһәрләре-2022» бәйгесендә җиде номинациянең берсе - «Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль сервис, скрипт яисә кушымта» номинациясе. Аларны кичә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә бүләкләделәр.

Читать дальше...

Кукмара районында яшәүчеләр мобилизацияләнгән якташларына төрле ярдәм чаралары оештыра

Tatar-inform.tatar 

Кукмара районында яшәүчеләр мобилизацияләнгән якташларына төрле ярдәм чаралары оештыра. Кукмарадагы сәүдә үзәкләренең берсендә маскировка өчен киемнәр тегәләр. Сәүдә үзәгенең икенче катында урнашкан бүлмәләрнең берсен Людмила апа Павлова арендага алып хезмәт куя. Ул, үзмәшгуль булып теркәлеп, үз эшен булдырган икән.

Читать дальше...

Зәйдә «Алтын башак» район бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

Зәйнең балалар музыка мәктәбендә ел саен декабрь аенда «Алтын башак» муниципаль иҗат бәйгесе уздырыла. Быелгы «Алтын башак» бәйгесе дә соклангыч моңлы яшь буынны үзенә җыйды. Биредә районның 9 авылы - Аксар, Бигеш, Бохарай, Сарсаз-Баграж, Югары Мәлем, Карамалы, Кадер, Түбән Биш, Чыбыклыдан 26 бала көч сынашты. Алар халык җырларын да, композиторлар әсәрләрен дә, үзешчән җыр язучыларның да иҗатларын башкарды.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *