Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Новости за 22.07.2023

«Ибн Фадлан» фильмын интернетта бушлай карап була

Tatar-inform.tatar 

«Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы Ютубта чыкты. Бу хакта Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, нәшрият җитәкчесе Ришат хәзрәт Хәмидуллин хәбәр итте. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайты шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанның Яңа Чишмә районында юл-транспорт һәлакәтендә ике бала үлгән

Tatar-inform.tatar 

Бүген иртән Татарстанның Яңа Чишмә районында Татар Үтәше авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Анда ике яшүсмер үлгән, бер бала хастаханәгә озатылган. Бу хакта «татар-информ»га авария урынында булучылар хәбәр итте.

Читать дальше...

Тәмте авылында Казанда табылган Изге Ана иконасы хөрмәтенә керәшен бәйрәме булды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Теләче районы Тәмте авылында керәшеннәрнең Казан Изге Ана иконасына багышланган милли бәйрәмне билгеләп үттеләр. Чарага Татарстан районнарыннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә кунаклар килде. Мәйданчыкта барлыгы 3 меңнән артык кеше җыелган.

Читать дальше...



Татарстанда матди булмаган этномәдәни байлыклар объектлары реестры барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда матди булмаган этномәдәни байлыклар объектлары реестры барлыкка киләчәк. Аны формалаштыру һәм алып бару өчен Татарстан мәдәнияте өлкәсендә инновацияләр кертеп җибәрү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәк җавап бирәчәк. Бу хакта хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза торган нигезләмә проектында әйтелгән.

Читать дальше...

Татарстан эшмәкәрләре электрон документ әйләнеше сервисына бер ел бушлай керә алачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда электрон документ әйләнеше сервисына бушлай керү мөмкинлеге бирү буенча хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итү ачылды. Әлеге сервистан бер ел буе файдаланырга рөхсәт ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.

Читать дальше...

Биектау районында авыл мәдәният йорты ачылды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Биектау муниципаль районында “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында Коркачык мәдәният йортын һәм “Салих Сәйдәшев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе” бүлеген капиталь ремонттан соң ачу, шулай ук Татар Әйшәсе авылында яңа авыл клубы ачылу тантанасы булды. Бу хакта «Высокогорсие вести» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Кайбыч районының Борындык авылында мәтрүшкә бәйрәме булды

Tatar-inform.tatar 

Кайбыч районының Борындык авылында мәтрүшкә бәйрәме узды. Бу очрашуны «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Кайбычтагы бүлеге һәм район ветераннар советы берлектә өченче елын үткәрә. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *