Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2024

Новости за 22.01.2024

Мөхәммәтшин: Хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү - Татарстан өчен өстенлекле

Tatar-inform.tatar 

Татарстан, Россия Федерациясенең барлык субъектлары һәм тулаем ил кебек үк, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә, балаларына ярдәм итүдә актив катнаша. Бу парламентның да, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең дә, Татарстанның да өстенлекле эше. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

Читать дальше...

Васил Шәйхразыев Ингушетия Республикасының Хөкүмәт әгъзалары белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Төньяк Кавказ Федераль округына эш сәфәре башланды. Ул Владикавказ шәһәреннән Ингушетия Республикасына килде. Биредә Милли Шура рәисе Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуда катнаша.

Читать дальше...

Мәктәпләрдә 2025 елның сентябреннән башлап «Безнең төбәк тарихы» дәресе булачак

Tatar-inform.tatar 

2025 елның 1 сентябреннән 5-7 сыйныфлар өчен Россия тарихы фәне «Безнең төбәк тарихы» модуле белән тулыландырылачак. Россия Мәгариф министрлыгының боерыгы норматив-хокукый актлар проектларының федераль порталында чыкты.

Читать дальше...

Калмыкия башлыгы: Күп очракта без Татарстан үрнәгенә таянабыз

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Калмыкия башлыгы Бату Хасиков белән төбәкара багланышлар һәм юнәлешләр буенча элемтәләрне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда Социаль фонд бүлеге 2024 елда арткан түләүләрне алучылар турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Россия Социаль фонды Татарстанда яшәүчеләргә бирелә торган түләүләрнең күпчелеген 2024 елның гыйнварында индексацияләгән. Бу хакта бүген Россия Социаль фондының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Миңнеханов алданган өлешчеләр проблемасы турында: Мондый очракларның башка булмавы мөһим

Tatar-inform.tatar 

Узган ел Татарстанда алданган өлешчеләр проблемасын ябарга мөмкин булды: 2023 елның декабрендә Казанда проблемалы объектларның бердәм реестрына кертелгән соңгы ике объект файдалануга тапшырылды. Алар - Академик Губкин урамындагы йортларның паркинглары. Бу хакта ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Читать дальше...

Узган елда Татарстанда меңнән артык кеше авыл ипотекасы белән торак сатып алган

Tatar-inform.tatar 

Узган ел Татарстанда меңнән артык кеше ташламалы авыл ипотекасы белән торак сатып алган. Бу максатларга 4 млрд сумлык кредит бирелде. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанның 130нчы мәктәбендә махсус операциядә һәлак булучылар истәлегенә почмак оештырыла

Tatar-inform.tatar 

Казанның Россия Федерациясе Герое майор С.А. Ашихмин исемен йөрткән 130нчы мәктәбендә махсус хәрби операциядә һәлак булучылар истәлегенә почмак барлыкка киләчәк. Бу мәктәпне тәмамлаган ике хәрби махсус операциядә һәлак булган, почмакта алар турында мәгълүмат, шәхси әйберләр урнаштырылачак.

Читать дальше...

Казан галиме: Гыйнварда Казанда явым-төшем нормасы ике тапкырга артып китәчәк

Tatar-inform.tatar 

«Казан-Университет» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, соңгы өч тәүлектә Казанда айлык нормада явым-төшем яуды. Якынча фаразлар буенча, алдагы декадада шәһәрдә әле кар явуы көтелә. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Төзелешнең барлык этапларында да коррупция булдырмаска кирәк

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда бюджет акчасыннан нәтиҗәле файдалануны тәэмин итәргә һәм төзелешнең барлык этапларында - проект карарларын эшләүдән башлап, эшләрне турыдан-туры кабул итүгә кадәр ришвәтчелек һәм башка төрле законсызлыклар мөмкинлеген юкка чыгарырга кирәк. Бу хакта республика Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Читать дальше...

В ЦИК России поступили подписи в поддержку самовыдвижения Путина на выборах Президента

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Подписи избирателей, необходимые для регистрации Путина на выборах, в ЦИК принесли представители избирательного штаба кандидата в Президенты России, действующего главы государства Владимира Путин.

Казан метеорологы басым, температура сикерү һәм буран турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

Гыйнварның соңгы декадасында Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак. Антициклонга алмашка чираттагы циклон җылы алып килә. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Читать дальше...

Гурбангулы Бердымөхәммәдов Россия чемпионы булган Акдусның уңышларына куануын белдерде

Tatar-inform.tatar 

Төрекмәнстанның элеккеге Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов 2021 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка бүләк иткән Акдусның уңышларына куануын белдергән. Төрекмән алабае «Урта Азия овчаркасы» номинациясендә Россия кинология федерациясе версиясе буенча Россия чемпионы булды.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов коммуналь челтәрләр торышы турында: Кимендә 200-300 млрд сум кирәк

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда инженерлык челтәрләренең торышы зур сораулар тудыра, һәм аларның тузу проблемасы комплекслы чишелешне таләп итә. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин.

Читать дальше...

Темников шәһәрендә 2012 елда төзелә башлаган мәчетне быел ачар өчен ярдәм җыялар

Tatar-inform.tatar 

11 гыйнварда Мордовия Республикасы мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте җитәкчелеге эш сәфәре кысаларында Темников шәһәренең мөселман өммәте белән очрашты. Мөфтият вәкилләре Темников мәчетен төзү эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта «Ислам мәдәни үзәге» порталы хәбәр итә.

Читать дальше...

Урыссу укучылары гарәп теленнән республика олимпиадасы призерлары булды

Tatar-inform.tatar 

19-20 гыйнварда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» ООК базасында IX-XI сыйныф укучылары арасында көнчыгыш (гарәп һәм төрек) телләреннән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *