Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2024

Новости за 11.01.2024

Башкортстанның Мәчетле районында «Кышкы сабантуй» булды

Tatar-inform.tatar 

Мәчетле районында зур бәйрәм - «Кышкы сабантуй» үтте. Аны үткәрү урыны Олы Ыктамак авылының үзәк мәйданы булды, дип хәбәр итте Мәчетле районы татарлары автономиясе социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Читать дальше...

Краснодарда балаларга татар халык биюләрен өйрәтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

Краснодарда татар халык биюләре дәресләре башлана. Биредә 8-12 яшьлек балалар төркеме җыела. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Краснодар татарлары» сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Васил Шәйхразыев Башкортстанда «Заман» татар яшьләр клубы вәкилләре белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстанда эш сәфәрендә. Биредә ул «Заман» татар яшьләр клубы катнашучылары белән очрашты. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

Конституцион судның элеккеге рәисе Марат Баглай вафат булу сәбәпле, Путин кайгы уртаклаша

Tatar-inform.tatar 

РФ Конституцион судының элеккеге рәисе Марат Баглай вафат булу сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин кайгы уртаклашу белдерде. Телеграмма Кремль сайтында чыкты.

Читать дальше...

Инвестор 2030 елга Татарстанда йомырка җитештерүне елына 1,7 млрд данәгә җиткерергә тели

Tatar-inform.tatar 

Инвестор 2030 елга Татарстанда йомырка җитештерүне елга 1,7 млрд данәгә җиткерергә, шулай ук ашлык җитештерү күләмен арттырырга һәм яңа эш урыннары булдырырга ниятли. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Телеграм-каналында язган.

Читать дальше...

Сергачта Рафаэль Баһаветдинов истәлегенә хоккей турниры булды

Tatar-inform.tatar 

Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәре «Лидер» физкультура-савыктыру комплексында Рафаэль Баһаветдинов истәлегенә хоккей традицион турниры узды. Аны хоккейчының гаиләсе һәм якын дуслары Рифат Сәлахетдинов һәм Олег Жиһаншин оештырды. Бу хакта «Туган як» газетасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...



Финляндия Россия белән чиктә контроль-үткәрү пунктлары ябылуны 11 февральгә кадәр озайтты

Tatar-inform.tatar 

Финляндия хөкүмәте Россия белән чиктә контроль-үткәрү пунктлары ябылу срогын 11 февральгә кадәр озайтты. Бу хакта бүген республика Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Мари Рантанен хәбәр итте. РИА Новости шул хакта яза.

Читать дальше...

Уфада Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовка һәйкәл куелачак

Azatliq.org 

Һәйкәл 7 февральдә Рәхимовның туган көнендә ачылачак. Шулай ук ул яшәгән һәм эшләгән ике йортта мемориал такталар ачмакчылар. Башкортстанның барлык мәктәпләрендә дә республиканың беренче президенты тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган тематик дәрес тә үтәчәк диелә.

Алексей Песошин: Татарстан архив эшен үстерү буенча алдынгы урында тора

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды. Утырыш алдыннан ТР Хөкүмәте башлыгы Столбище авылындагы дәүләт архивының яңа бинасында булды. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Быел «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә каратистлар катнашачак

Tatar-inform.tatar 

«Манзара» спорт һәм музыка премиясе быел җиденче тапкыр үткәрелә. 20 гыйнвар көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында көрәшчеләр белән бергә каратистлар чыгышы да көтелә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Татарстанда Аракчино - Югары Ослан боз кичүе эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда бүген Аракчино - Югары Ослан боз кичүе ачылды. Ул тәүлек буе һәм ял көннәрсез эшләячәк. Бу хакта «Казан - Югары Ослан кичүе» берләшмәсендә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Татарстан профсоюзлары: Минималь хезмәт хакы үсеше - принципиаль момент

Tatar-inform.tatar 

2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда минималь хезмәт хакы минималь кулланучылар бюджеты белән тигезләште. Бу Республиканың өч яклы килешүенә имза кую нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Читать дальше...

Сайлау комиссиясе дистанцион тавыш бирү территориаль сайлау комиссиясен формалаштырды

Tatar-inform.tatar 

2024 елның мартына билгеләнгән Россия Президентын сайлауны уздыру чорына дистанцион электрон тавыш бирүнең территориаль сайлау комиссиясе формалаштырылды. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстан һәм Башкортстанда җылылык челтәрендә казалар чыгу куркынычы турында кисәтәләр

Azatliq.org 

Мәсәлән "Татэнерго" ширкәте баш мөдире Рәүзил Хаҗиев әйтүенчә, Татарстандагы җылылык челтәрләренең 60 проценты тузган. 2023 елда бөтен җылылык торбаларының 2 процентын гына алыштыра алганнар.

Путин Россия тыюлыклары турында яңа сайтны эшләтеп җибәрү турында игълан итте

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин nature.kremlin.ru сайтын эшләтеп җибәрү турында игълан итте, анда Россия тыюлыклары эше турында мәгълүмат урнаштырылачак. Аның сүзләренчә, бу кызыксынучы кешеләрне Россия табигате байлыгы белән таныштыруга тагын бер адым.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *