Путин: Казандагы саммит Россиянең БРИКСта рәислек итүенең иң югары ноктасы булачак
Татарстан башкаласында БРИКСның саммитын үткәрү оешмага рәислек итүче ил сыйфатында Россия эшчәнлегенең иң югары ноктасы булачак. РФ Президенты Владимир Путин берләшмәдә рәислек итә башлау уңаеннан үзенең мөрәҗәгатендә шулай дип белдерде.
«Һичшиксез, октябрь аенда Казанда үткәрү күздә тотылган берләшмә саммиты безнең җитәкчелек вахтасының иң югары ноктасы булачак», - дип искәртте Россия лидеры. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Путин сүзләренчә, БРИКСта рәислек итү кысаларында илнең күп кенә шәһәрләрендә төрле дәрәҗәдәге һәм юнәлештәге 200дән артык чара үткәрү ниятләнә. «Безнең оешма белән хезмәттәшлек итәргә теләгән барлык ил вәкилләрен аларда катнашырга чакырабыз», - дип белдерде ул.
Владимир Путин нәкъ менә үзе БРИКС саммитын Татарстан башкаласында үткәрергә тәкъдим иткән иде. Дәүләт башлыгы «туры элемтә» вакытында «Татар-информ» агентлыгына чараны үткәрү урыны итеп ни өчен Казанның сайлап алынуы хакында сөйләде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов мондый дәрәҗәдәге вакыйганы кабул итүнең республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык булуын әйтте.
Элегрәк билгеле булганча, Казанда БРИКС саммиты уңаеннан Үзәк стадион, Волейбол үзәге, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге, кайбер юллар, җир асты кичүләре һәм лифтлар яңартылачак, шулай ук яңа граффити булдырылачак. Моннан тыш, Татарстан башкаласы аэропортында 33 самолет өчен яңа перрон төзү күздә тотыла.