Татарстанда республика һәм Россия казанышлары турында сөйләүче автобус марафоны старт ала
Киләсе дүшәмбе, 15 гыйнварда, Татарстанда «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны старт ала. Автобус 1 мартка кадәр хәрәкәт итәчәк һәм республиканың 29 районында булачак. Марафон барышында спикерлар халыкка район, республика, ил казанышлары турында сөйләячәк.
Танылган сәясәтчеләр һәм тармак министрлары спикер буларак чыгыш ясаячак. Алар район хакимияте вәкилләре белән бергә панель дискуссияләрдә катнашачак, дип хәбәр итә марафонны оештыручылар. Чараларда шулай ук район активы вәкилләре, предприятие, оешма, ведомство карамагындагы учреждение җитәкчеләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары катнашачак.
Бүгенге көндә Татарстанда 100дән артык төрле федераль һәм республикакүләм проектлар, программалар гамәлгә ашырыла. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар мөһим урын алып тора.
Моннан тыш, марафон кысаларында Татарстан казанышларына багышланган фотокүргәзмә оештырылачак. Панель дискуссиядә катнашучылар республика образы – уңышлы, имин, тыныч һәм тату яшәүче төбәк белән таныша алачак. Мондый очрашуларны республиканың иң яхшы коллективлары концерт программалары тәмамлаячак.
Автобус Татарстан буенча 1 мартка кадәр хәрәкәт итәчәк, 29 районга керәчәк. Уңайлылык өчен маршрут зоналарга бүленгән: Казан (Лаеш, Кукмара, Арча, Биектау, Питрәч), Кама аръягы (Нурлат, Аксубай, Болгар, Алексеевск, Чистай), Идел аръягы (Чүпрәле, Буа, Апас, Тәтеш, Яшел Үзән), Көньяк-Көнчыгыш (Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Азнакай), Түбән Кама (Зәй, Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш) һәм Яр Чаллы (Минзәлә, Җәлил, Чаллы, Менделеевск, Әгерҗе).
Автобус беренче булып Лаеш районына киләчәк. 15 гыйнварда Лаеш район мәдәният йортында «Татарстан – казанышлар республикасы» панель дискуссиясе узачак. Чарада Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Татарстан Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, Россия Герое Рәсим Баксиков, Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, район активы вәкилләре, предприятие, оешма, ведомство карамагындагы учреждение җитәкчеләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары катнашачак.