Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Тракторларның 73 проценты язгы кыр эшләренә әзер
ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Хөкүмәте йортында алдагы чәчү эшләренә әзерлек - орлык һәм ашламалар сатып алу, шулай ук техниканы ремонтлау барышы турында сөйләде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республиканың барлык районнары белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы орлык материалы тикшерә һәм кертелә торган орлыкларга мониторинг үткәрә. Республикада язгы бөртекле һәм кузаклы культура орлыклары белән тәэмин ителеш 126 процент тәшкил итә. Язгы культура орлыклары көзге культуралар һәлак булган очракта иминият фондын исәпкә алып салынган. Шулай ук хуҗалыклар кукуруз орлыгын ихтыяҗның - 52 процентына, көнбагыш орлыгын – 49 процентына һәм шикәр чөгендере орлыгын 98 процентына контрактка керткән.
Язгы кыр эшләре вакытында акчаның шактый өлеше - 12,5 миллиард сумга якын - минераль ашламалар сатып алуга туры килә. Быел һәр гектар чәчүлеккә ким дигәндә 80 килограмм ашлама кертү бурычы тора. Бүгенге көндә ул уртача 40,6 килограмм тупланган. Бу юнәлештә Чүпрәле (119,3 килограмм), Тәтеш (117 килограмм), Аксубай (78 килограмм), Кама Тамагы (76 килограмм) районнары алда бара. Нурлат, Актаныш, Менделеевск, Кукмара, Балык Бистәсе районнарында ашлама 15 килограммнан да азрак тупланган.
Бүгенге көндә республикада тракторларның әзерлеге – 73 процент, чәчү һәм туфрак эшкәртү агрегатларының 80 процент тәшкил итә. Соңгы декадада ремонтланган техника күләме 4 процентка арткан. Техниканы төзекләндерү өчен язгы кыр эшләренә барлыгы 3 миллиард сум акча кирәк. Бүгенге көндә 1,9 миллиард сумлык запас частьләр сатып алынган.