Татарстан Бокс федерациясе махсус операциядә катнашучыны кыйнау турында тикшерү оештыра
Татарстан Республикасы Бокс федерациясе Әлмәттәге төнге клубта боксчылар катнашындагы массакүләм низаг факты буенча эчке тикшерү үткәрәчәк. Әлеге хәл вакытында махсус хәрби операция ветеранын кыйныйлар. ТР Бокс федерациясе президенты һәм РФ Бокс федерациясе генераль секретаре урынбасары Сергей Игнатьев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Татарстан Бокс федерациясе махсус хәрби операция ветераны Павел Брыжатыйга хәрби казанышлары өчен рәхмәт һәм хөрмәт белдерә, шулай ук туган шәһәре Әлмәттә килеп чыккан хәлгә бәйле рәвештә чын күңелдән кайгысын уртаклаша һәм теләктәшлек күрсәтә», - диде ул.
«Әлмәттәге төнге клубта булган хәл, аерым алганда, махсус хәрби операция ветераны белән боксчылар арасында низаг буенча компетентлы органнарның объектив хокукый бәя биргәнен көтү дөрес булачак», - дигән ышаныч белдерде Сергей Игнатьев.
«Үзебезнең яктан исә Татарстан боксчылар бергәлегенең мондый гамәлләр, социаль агрессия һәм рингтан тыш теләсә нинди физик низагларга кискен каршы булуын рәсми рәвештә белдерәбез», - дип ышандырды спорт функционеры.
«Киресенчә, без инде күп еллар кеше һәм җәмгыятьнең иминлеге хакына спортның үсүен пропагандалыйбыз», - дип өстәде ул.
«Бокс федерациясе махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарга аерым хөрмәт белән карый, бу юнәлештә гуманитар һәм социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыра», - дип искәртте Сергей Игнатьев.
«Без Татарстанның төрле шәһәрләрендә махсус хәрби операция геройлары истәлегенә турнирлар үткәрәбез, шулай ук махсус операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча проектлар гамәлгә ашырыла, аларның гаиләләренә даими ярдәм күрсәтелә», - дип санап үтте ул.
- Әлмәттә махсус операция ветеранын кыйнау турында эшне прокуратура контрольгә алды.