Yummy Music Band Илһам Шакиров туган көнендә җырчы репертуарыннан торган концерт куя
Кичәнең төп кунагы буларак Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова чыгыш ясаячак.
Yummy Music Band төркеме 17 февраль көнне, Илһам Шакировның туган көне уңаеннан, җырчы репертуарыннан торган концерт куя. Музыкантлардан һәм солистлардан торган Yummy Music Band Илһам Шакиров иҗатының төрле чорларына караган җырларны башкарачак. Бу хакта Yummy Music лейблы хәбәр итә.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Бер кичтә сәхнәдә Казанның ун алдынгы музыканты һәм солистлары – Илгиз Шайхразиев, Эльвира Мифтахова һәм башкалар чыгыш ясаячак. Yummy Music Band халык җырлары (Керфекләрең синең нигә кара, Ай былбылым) һәм бөек татар шагыйрьләренең һәм композиторларның автор җырларыннан («Син сазыңны уйнадың», «Сәрвиназ», «Эзләдем, бәгърем, сине») торган сәгать ярымлык программа тәкъдим итәчәк. Кичәнең кунагы — Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова», – дип хәбәр итә оештыручылар.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Илһам Шакиров җырларыннан торган концерт узган җәй Кабан күле ярында тәкъдим ителгән иде. Шулай ук, ноябрь аенда төркем Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында зур концерт куйды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов