Татарстан Рәисе: Терлекчелек тармагы аз үсеш алган районнарда халык саны кими
Татарстанның терлекчелек тармагы аз үсеш алган районнарында халык санының кимүе күзәтелә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.
«Терлекчелек юк, димәк, эш юк. Эш юк, димәк, кешеләр китә. Белгечләрне югалтабыз, аларны кайтарырга бик кыен булачак. Ферманы яптылар, аннары мәктәп, кибет ябылачак. Һәм биш елдан соң авыл булмаячак», - диде республика җитәкчесе. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан сөт җитештерү күләме югары булган төбәк булып кала. Узган ел якынча 2,2 млн тонна сөт җитештерелгән.
Иң зур күрсәткечләр Кукмара, Балтач, Саба, Әтнә муниципаль районнарында - тәүлеккә 300 тоннадан 460 тоннага кадәр сөт савып алынган, дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
«Бу юнәлештә актив эшли торган районнар да бар, мисал өчен, Минзәлә районы. Инвесторлар монда 4 елда сөт җитештерү күләмен 8 тапкыр арттыра алды», - дип өстәде ул.
Миңнеханов сүзләренчә, шул ук вакытта вазгыять начарлана торган районнар бар. Мәсәлән, Яңа Чишмә районында 10 мең баштан артык сыер, Спас районында терлекләрнең яртысы, Чирмешән районында 20 проценты, ә Кама Тамагы районында терлекләр саны 8 мең башка кимегән.
«Бу районнарда соңгы елларда терлекчелек буенча бер генә инвестпроект та гамәлгә ашырылмаган», - диде республика җитәкчесе.
Ул бу муниципалитет башлыкларыннан әлеге проблеманы хәл итү юлларын өйрәнүне сорады. Татарстан Рәисе фикеренчә, әгәр фермалар эшләми икән, аларны эшләргә мәҗбүр итә торган инициативалы кешеләрне, шәхси эшмәкәрләрне эзләргә кирәк.