«Батыр» үзәге эшли башлаган көннән меңләп кеше Саклану министрлыгы белән килешү төзегән
«Батыр» контракт буенча хәрби хезмәткә рәсмиләштерү үзәге эшләгән вакытта меңнән артык кеше Россиянең Саклану министрлыгы белән килешү төзегән, 1045е инде гаскәрләргә киткән. Бу хакта «Батыр» үзәге җитәкчесе Владислав Кузнецов уртаклашты.
Искәртеп узабыз, үзәк 2023 елның июль аенда ачылды һәм бу вакыт эчендә анда 1800 дән артык кеше килгән.
«Күпләр аңлы, кат-кат үлчәнгән карар белән килә һәм шунда ук контрактка кул куя. Хатыннары белән, бөтен гаиләләре белән киләләр. Билгеле, мондый карарны уйламый гына кабул итмиләр. Ләкин шундый хәлләр дә булды: кеше карар кабул иткән, ә икенче көнне бөтен гаиләсе килеп аны моннан алып китә. Әлбәттә, без монда беркемне дә көчләп алып килмибез, ул төптән үлчәнгән карар булырга тиеш», – дип сөйләде Владислав Кузнецов.
Ул үзәктәге барлык эшнең «бер тәрәзә» принцибы белән баруын искәртте. Башта илне яклаучыга эш формалаштырыла, ул гариза, анкета яза. Шушы ук бинада банк бүлекчәсе урнашкан, анда контрактчыга бердәм исәп-хисап счеты ачыла. Бу мәгълүмат шунда ук Саклану министрлыгының мәгълүмат базасына эләгә, һәм барлык түләүләр бер ай эчендә шушы хисапка керә. Бу хакта тулырак әлеге материалда бирелгән.
Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.