Зәйдә авиамодель спорты буенча ярышлар үтте
Зәйнең балалар иҗат йортында авиамодельләр ясау белән кызыксынучы балалар өчен “Амфибия” клубы эшләве турында язмаларыбызда еш сойләп килдек. Клуб әгъзалары үз осталыгын башка районнар балалары белән чагыштыру ниятеннән төбәк ярышлары оештырды. Шәһәрнең 4нче мәктәбендә узган ярышларда Әлмәт, Буа, Тукай, Нурлат, Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш, Азнакай һәм башка районнар командалары катнашты. Балалар халыкара класслы планерлар модельләре әзерләү буенча ярышты.