Берәү фатирда ремонт ясаганда үлгән
Бу хәл Алабугада шәһәрендә була.Интернациональная урамында эшчеләр бер фатирда ремонт ясаганнар. Ике бүлмә арасындагы стенаны җимерергә кирәк була, нәтиҗәдә зур тимер-бетон плитә эшчеләр өстенә төшә. Берсе – Мамадыш районы кешесе шунда ук үлә, икенчесенең баш мие селкенә, умыртка баганасына зыян килә. Белгечләр йортны карап чыгып, башка фатирларга куркыныч янамый, дигән фикергә килгәннәр.
Читать дальше...