Мамадышта ТАССРның 100 еллыгына йөзенче бала туган
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Мамадыш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә йөзенче бала теркәлгән. 5 июньдә дөньяга килгән Марк Михайлов йөзенче таныклыкка ия булган. Җәй башы яшь гаилә өчен уллары тууы белән истә калачак. Бу турыда ведомствоның Инстаграм битендә хәбәр ителә. Район советы аппараты җитәкчесе Вазир Фәизов яшь гаиләне ТАССРның 100 еллыгында беренче балалары тууы белән котлады. Яшь гаиләгә район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырылды.