Марат Җәббаров күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр чабуны тоткарламаска киңәш итте
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр чабуны тоткарламаска киңәш итте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында брифингта сөйләде. Аның сүзләренчә, Мамадыш, Лениногорск, Тәтеш, Арча, Яшел Үзән, Зәй, Әтнә районнары күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр чабуны төгәлли. «Быел без 500 мең гектарга якын күпьеллык үләннәр мәйданында каты һәм сусыл азык әзерләргә тиеш», — диде министр. Читать дальше...