Мамадыш районында яшәүче гаилә мәрмәр ит җитештерә
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Мамадыш районының Көмешкүл авылыннан Марс Юнысов мәрмәр ит җитештерә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Уңышлы эшләүче фермер 20 еллап сөт һәм ит өчен үгезләр үстерә, тәүлегенә 1,5 тонна сөт савып ала, үз продукциясен эшкәртү цехы төзи һәм 11 авылдашын эш белән тәэмин итә. Ул 2000 елда фермер булырга карар кыла. Башта арпа, бодай, солы үстерә башлый, алардан артык уңыш алуга ирешмәгәч, терлекчелек белән шөгыльләнә башлый. Читать дальше...