«Сабантуй» журналы «Зирәкләр һәм тапкырлар клубы»ның быелгы җиңүчеләрен бүләкләде
(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Сабантуй» журналы 40 ел дәвамында журналда басылып килә торган «Зирәкләр һәм тапкырлар клубы» сәхифәсенең быелгы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына җыйды. Чара бүген Казанның «КидСпейс» һөнәрләр музеенда узды. «96 ел тарихы булган басманың бүген зур бәйрәме. Бүген без „Зирәкләр һәм тапкырлар клубы“ның быелгы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына җыелдык. Балалар сәхифәдәге сорауларга ел буе җавап биреп бардылар. Иң активларын Казанга кунакка чакырдык. Һәр бала монда ким дигәндә өч һөнәргә өйрәнеп кайта.