Татарстанның 20 районы игенчеләре көзге культуралар чәчүне төгәлләде
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның 20 районы игенчеләре көзге культуралар чәчүне төгәлләде. 517,7 мең га мәйданда эш башкарылган, бу планнан 94 процентын тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Нурлат, Тәтеш, Спас, Сарман, Зәй, Лениногорск, Яңа Чишмә, Чирмешән, Аксубай, Тукай, Бөгелмә, Чүпрәле, Кайбыч, Балтач, Питрәч, Баулы, Әтнә, Саба, Ютазы һәм Теләче муниципаль районнарында көзге чәчүне төгәлләделәр. «Түбән Кама, Арча... Читать дальше...