Татарстанда бер көндә 1,2 млн агач утырттылар
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе узды. 300 гектардан артык мәйданда бер көндә 1,2 млн үсенте утырттылар. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Буа, Зәй һәм Түбән Кама районнарында агачларны күпләп утырттылар. Төбәкнең башка муниципалитетларында да агач утырту эшләре оештырылган. Утырту материаллары арасында нарат, чыршы, карагай, юкә һәм миләш үсентеләре дә бар иде. Аерым алганда, Мамадыш районы урманнарында 500 нарат үсентесе... Читать дальше...