Татар җәмәгатьчелеге Рафаэль Ильясовны соңгы юлга озатты
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Бүген җәмәгатьчелек Татарстанның халык артисты, җырчы Рафаэль Ильясов белән хушлашты. Артистны 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең ишегалдыннан озаттылар. Рафаэль Ильясовны озатырга «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов, «Татарстан» радиосының баш мөхәррире Рәзин Нуруллин, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев килгән иде. Озату мәрасимен «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов алып барды. Читать дальше...