Татарстан прокурорының элекке урынбасары Марсель Мусин вафат
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Федерациясенең мактаулы прокуратура хезмәткәре, Татарстанның атказанган юристы, республика прокурорының элекке урынбасары Марсель Мусин 84 яшендә вафат булды. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. 33 елдан артык Марсель Мусин прокуратура органнарында хезмәт иткән. Мусин үзенең хезмәт юлын Чистай районы прокуратурасында тикшерүче буларак башлый. Озак вакытлар Биектау районы һәм Түбән Кама прокуратуралары җитәкчесе була... Читать дальше...