Гүзәл Уразовадан яңа җыр: «Эчемдә ут яна, беркемгә дә сөйли алмыйм»
Җырчы Гүзәл Уразова «Яшәргә дә яшәргә» дигән яңа җырын тәкъдим итте.
«Эчемдә ут яна, беркемгә дә сөйли алмыйм. Үз хәлемне үзем генә беләм, – дип язган җырчы башта, һәр кешенең дә тормышында авыр чаклар булуын искәртеп. – Кемгә ошады бу җыр, дусларым? Тормышта төрле хәлләр булган чагында да күңелләрне күтәрә торган җыр, минемчә. Килешәсезме?» – дип тә сораган ул.
«Шәп җыр. Тыңларга рәхәт. Искиткеч тавыш», «Бик матур җыр, Гүзәл Әскәровна. Яңа хит булачак», «Түземсезлек белән көттек. Читать дальше...
