Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Новости по-русски
Январь
2023

«Ак Барс» командасының элеккеге сакчысы үлгән

0
«Ак Барс» командасының элеккеге сакчысы үлгән

1992 елгы Олимпия чемпионы, «Ак Барс» хоккей командасының элеккеге сакчысы Сергей Баутин 55 яшендә вафат булган. Бу турыда «Татар-информ» Мәскәүнең «Динамо» командасына сылтама белән хәбәр итте. Баутин «Динамо» составында уйнаган.

«Клуб Сергей Викторовичның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. «Динамо» гаиләсе өчен бу зур югалту. Без сезнең белән кайгырабыз», диелә кайгынамәдә.

Хоккейчы озак вакыт авырганнан соң вафат булган.

Сергей Баутин «Ак Барс» белән «Динамо» командаларыннан тыш, Магнитогорск «Металлургы», «Виннипег», «Детройт» һәм «Сан-Хосе» командаларында чыгыш ясый. Карьерасын 2004 елда Мәскәүнең «Крылья Советов» командасында уйнаганда тәмамлый.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *