Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Июнь
2021

Новости за 04.06.2021

"Татар иҗтимагый үзәген ябып кына татар халкын бетереп булмый"

Azatliq.org 

Казанда бер төркем татар активисты Татар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) яклап пикетка чыкты. Алар Татарстан президентына, прокурорына мөрәҗәгать итеп, ТИҮгә карата ачылган мәхкәмә эшен туктатырга чакырды.

Уфадагы хәйрия төркеме хастаханәдә ятучы мөселманнарга ярдәм күрсәтә

Azatliq.org 

Башкортстанда хастаханәдә ятучы мөселманнарга ярдәм итүче, хәләл ризык, кирәк-ярак китерүче хәйрия төркеме бар. "Сөннәт. Чирлеләрнең хәлен белү" дигән бу төркем җитәкчесе Самат Ганиев Азатлыкка үзләренең эшчәнлеге турында сөйләде.

Мөхетдинов: Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына бәйрәм ясауны кайберәүләр бюджет акчасын үзләштерү дип кабул итте

Azatliq.org 

Казанда узучы "Милли тормыш һәм дин" татар имамнары җыенында Русия мөфтие урынбасары Дамир Мөхетдинов әлеге юбилейны уздыруда кайберәүләр "фәкать матди якны гына күрделәр" дип белдерде.

Себердә бер ай элек янган татар авылы хакимияттән ярдәм көтә

Azatliq.org 

Янгын чыгып авылның яртысы янып беткән Каракүл авылы халкына хакимият йортлар салып бирергә ышандырган булса да, әлегә бернинди гамәл кылынмаган. Ярдәмне әлегә Төркия белән Татарстаннан гына күргәннәр.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *