Кырым ярындагы аңлашылмаучанлык: Британия һәм Русия нечкәлекләрне тикшерә
Кара диңгездәге Русиянең ФСБ кизү корабы Британиянең "Дефендер" эскадра мина ташучысы (эсминец) корабына кисәтүче ут ачкан, һәм Су-24М очкычы аның юлына бомба ташлаган. Бу хакта Русия саклану министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Русия чик сакчылары сүзләренчә, Британия корабы Русия тарафыннан басып алынган Кырым яры янында эчкә үтеп кереп Кара диңгездә территориаль чикне бозган һәм дәүләт чиген бозу турындагы кисәтүгә җавап бирмәгән. Британиянең хәрби атташесы Русия саклану министрлыгына чакыртылган. Читать дальше...