Казан хакимияте Хәтер көне митингын һәм йөрешен Тинчурин бакчасында уздырырга тәкъдим иткән
Казан башкарма комитеты Фәрит Зәкиевнең 15 октябрьдә Хәтер көне митингын уздыру өчен биргән белдерүендә күрсәтелгән үзәктәге өч урынны да кире каккан. Шул ук көнне үзәктән Казан Кирмәненә таба йөреш уздыру тәкъдименең маршрутын да килештермәгән.